Шәрип Шәймиев музей-йорты
-
Тасвирлама:
Шәрип Шәймиев музей-йорты (рус. Дом-музей Шарипа Шаймиева) — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Актаныш районы туган як музее филиалы. Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның Әнәк авылында яшәгән әтисе Шәрип Шәймиев һәм аның нәселе тарихы белән таныштыра. 2020 елның августыннан — «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы составында.
-
Адресы:
Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Әнәк авылы, Шәймиев ур., 10