Юл чистартучылар кышка әзерме?
Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә тәкъдим итте. Актаныш районы юлларын «Актаныш юллары», «КОММУНСЕРВИС» МУП һәм «ИТК» оешмалары тәртиптә тота. Әлеге оешмалардагы кырыклап техника кышка әзерлекне бәяләү комиссиясенә күрсәтелергә тиеш иде, «ИТК» җәмгыяте юллар төзелешендә булу сәбәпле, карауларда катнаша алмады.
Кыш җитәргә дә санаулы вакыт калып бара. Бу һава температурасы түбәнәюеннән дә, явым-төшемнең күбәюеннән дә, табигатьнең үзгәрүеннән дә көннән-көн ныграк сизелә.
Гадәттәгечә, салкыннар башланган мизгелләрдә шәһәребездә юлларны хезмәтләндерү, урамнарны кар-боздан чистартуда мәшгуль коммуналь һәм юл-төзелеш предприятиеләре техникасы күргәзмәсе оештырыла. Анда КАМАЗ, трактор, йөк төяү-бушату җайланмасы, грейдер һәм башка транспортның, шәхси составның кышка әзерлегенә күзәтү ясала. Техника иярләүче водительләр, механиклар Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев җитәкчелегендәге комиссия алдында техника торышы, кирәкле әсбаплар һәм киемнәр белән тәэминат буенча хисап тотты. Күргәзмә барышында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышулар оештырылды. Эшчеләрдән хезмәт хакы, хәвефсезлек темасына кагылышлы һәм башка көнүзәк сораулар кабул ителде. Ленар Рафакович һәр мөрәҗәгатьне тикшереп, алар өстендә җентекле эшләү йөкләмәсен куйды.
Смотр барышында эшләр планы билгеләнде, предприятиеләргә кышкы чорга әзерлек буенча анык бурычлар куелды. Бүгенге көндә беренчел мәсьәләнең берсе булып техника һәм эшче кулларга ихтыяҗ тора.
Кышын кар түгү, юл һәм тротуар чистарту өчен махсус җайланма көйләнгән трактор һәм йөк машиналары бер сафка тезелде. Район мәдәният йорты янындагы мәйданда мондый җыелу беренче тапкыр. Шуңадырмы, бөтен техниканы да сафка тезмәгәннәр. Өчтән бере генә диярлек күренде. Грейдерлар чыкмаган. «3 оешмага 40ка якын техника чыгарга тиеш иде. “Актаныш юллары” юл төзү белән мәшгуль, ИТК хезмәткәрләре чимал ташый, “Коммунсервис”ның да ашыгыч эшләре бар», – дип аңлаттылар.
Кышка баеп керәбез
«КОММУНСЕРВИС» оешмасының техника паркы елдан-ел заманча техникаларга байый. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Татлизинг» программасы аша җиде техника кайткан. 2023 елда экскаватор белән МТЗ-82 тракторына ия булганнар. Техникалар төзек, берничә техниканың тәгәрмәчләрен алыштырасы бар. Оешма хезмәтчәннәре Актаныш авылындагы барлык тротуарлар, паркларны елның һәр фасылында чиста, пөхтә тота. МУП “Коммунсервис” җәмгыяте җитәкчесе Риназ Шәрипов:
Кышкы сезонга 11 техника, 5 тракторчы, 2 машина йөртүче белән килеп керәбез. Актаныш авылының бөтен тротуарларын, паркларын җыештырабыз. Тротуарлар елдан-ел арта. Техникабыз төзек. Берничәсенең тәгәрмәчен алыштырасы калды. Ике техникага йөртүче җитми, тракторчы һәм экскаваторчы кирәк. Ел саен техник базаны яңартырга тырышабыз. Дәүләт программасы эшли. 7 техника “Татлизинг” программасы аша кайтты. Былтыр икене алдык: экскаватор һәм МТЗ- 82 тракторы.
Техниканы иярләрдәй кадрлар кирәк
Техника район мәдәният йорты янындагы мәйданда бер сафка тезелгән иде. Мондый караулар аларның яңамы-искеме икәнен дә, идарә итүчеләрнең кәефе яхшымы, әллә борчулымы икәнен дә күрсәтеп тора. Район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Рафаэль Демидов башка оешмаларның да шоферлар, тракторчыларга кытлык кичерүен белдерде. Урып-җыюларда катнашкан механизаторларны кышкы чорга шушы җәмгыятьләргә эшкә чакырды:
Кар яуса, чистартырга техникабыз әзер. МУПта кеше җитми. Тракторчылар, экскаваторчылар, грейдерчылар кирәк. Караган техниканың бөтенесе дә эшли. Кимчелекләр күренмәде, бу хакта беренче кар күрсәтәчәк инде. Һәр оешма үзендә тагын бер тапкыр тикшерү үткәрәчәк әле, – дип йомгаклады сүзне район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов.
Техниканы карауга тәкъдим иткән оешмаларның механизаторлары һәм шоферлары белән очрашу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актанышта күп кенә бордюрларның алыштырылуын әйтте. Алар ел саен яңартыла. Юл-тротуар кырыен кардан арындырганда бордюрларны, бигрәк тә яңартылган урыннардагысын ватылудан сакларга кушылды.
Аеруча, машина юлларын чистартучыларга кагыла бу. Без бордюрларны яңартуны ел саен башкарырга тырышабыз. Җимермичә саклап тотсак иде, – диде башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
Хезмәтегезгә рәхмәт!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов күрсәтмә карауларда катнашкан механизатор-шоферларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның тырыш хезмәте безнең тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итә, юллар вакытында чистартыла, проблемалар тумый:
Актанышның чисталыгы сезнең кулларда. Юллар чиста булса, кешеләрнең кәефе яхшыра. Сезнең эшегезгә карап, районның торышына бәя бирәләр. Узган кышта кар күп яуды. Бу безнең өчен сынау булды. Алдагы кышның ничек киләчәге билгесез. Иң мөһиме: имин эшләгез, үзегезне саклагыз, куркынычсызлык техникасын үтәгез! Техника иярләгәндә, алга-артка чиккәндә, тротуарда кешеләргә, юл читендәге машиналарга игътибарлы булырга кирәк. Хезмәт хакын вакытында алып, матур итеп эшләргә, бул- ган әйберне сакларга тырышыгыз! Электр линияләре, газ торбалары узганурыннарны игътибарсыз калдырмагыз. Техникага нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең, ул да шулай җавап бирә, – дип Ленар Рафак улы техникалар иярләүчеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, исән-сау эшләргә чакырды.
Игелек кылуның чиге юк
Район башлыгы электр, газ, башка коммуналь челтәрләр үтүче зоналарда аеруча игътибарлы булырга кушты. Шулай ук илдәге вәзгыятьне күздә тотып, бүген яу кырында неонацизмга каршы көрәшүче егетләрнең гаиләләре яшәгән йортларның капка алларын кардан чистартып тору буенча йөкләмә бирде.
Сезнең белән безнең алга зур бурыч куела: махсус хәрби операциядә һәлак булганнар- ның гаиләләренә булышырга, капка төбен кардан чистартып торырга тиешбез. Бу – минем сезгә олы үтенечем, битараф калмагыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Эшчәнлеккә йомгак ясаганда исән-имин очрашырга язсын, – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
Бу игелекле инициатива илебез мәнфәгатьләрен яклап батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Йорт яны территорияләрендә чисталык һәм тәртип булдыру яшәү өчен уңайлы шартлар тудырып кына калмый, ә безнең геройларга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт билгесе дә булып тора.
Тракторчы механизаторлар әлеге тәкъдимне хуплап алдылар, бары аларга авыл җирлекләре җитәкчеләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре яшәгән йорт адресларын тапшыруы гына сорала.
Гомумән алганда, күргәзмәдә катнашкан махсус техникалар торышына уңай бәя бирелде. Урамнарны кардан арындыруга тәгаенләнгән транспорт чаралары төзек халәттә, бозлавыкта булышачак ком-тоз катнашмалары да җитәрлек күләмдә. Әмма бу иркен сулыш алырга мөмкин дигән сүз түгел. Алда карлы-буранлы кыш көтә. Көтелмәгән каршылыклар килеп чыкмасын өчен гел уяу булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев