29 октябрь 2024 яңалыклары
-
Яңа Әлем мәктәбенең көзге лагеренда ял итүчеләргә яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген аңлаттылар
Көзге каникуллар вакытында укучыларның иминлеген кайгыртып,файдалы ялын оештыру максатыннан мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләп килә.
-
Актанышның ата-аналар җыелышында юл кагыйдәләрен өйрәттеләр
Көзге каникулларга китәр алдыннан мәктәпләрдә гомуми ата- аналар җыелышлары, укучылар белән файдалы очрашулар булды.
-
Яңа Әлемнең ипи пешерү комбинатында эшләүче хатын-кыз махсус хәрби операциядәге солдатларны дроннан саклаучы япма тегәчәк
Актаныш районында игелекле кешеләр яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле халкыбызның кеше кайгысына битараф булмавы, хәләл хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авызыннан өзеп ярдәм күрсәтүе күз алдында. Яңа Әлем авылында ипи пешерүче Альбина Муллахмәтова эштән бушаган арада дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк. Аның әлеге изге гамәлгә тотынуы- җиңүгә үзеннән өлеш кертү ул.
-
Өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр
Татарстанда өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр. Ир-егет 26 октябрьдә Кама елгасында балык тотарга киткәннән соң өенә кайтмый.
-
Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараенда эвакуация бара
Бүген Казандагы оешмаларга мина куелды дигән 15 хәбәр кергән. Хәзерге вакытта Ленин исемендәге мәдәният сараендагы кешеләрне эвакуациялиләр.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы якташларыбызның гаиләләре яшәгән өйләрнең капка алларын кардан чистартуны бурыч итеп куйды
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кышкы чорда эшләячәк техникаларның әзерлеген караган вакытта тракторчы-механизаторлар алдына мөһим бурыч куйды. Урамнарны кардан эттергән вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре яши торган шәхси йортларның капка алларын да кардан чистартырга кирәк.
-
Юл чистартучылар кышка әзерме?
Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә тәкъдим итте. Актаныш районы юлларын «Актаныш юллары», «КОММУНСЕРВИС» МУП һәм «ИТК» оешмалары тәртиптә тота. Әлеге оешмалардагы кырыклап техника кышка әзерлекне бәяләү комиссиясенә күрсәтелергә тиеш иде, «ИТК» җәмгыяте юллар төзелешендә булу сәбәпле, карауларда катнаша алмады.