ИТК оешмасы төзүчеләре: Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак
Актанышның 57 нче бистәсе күзгә күренеп үсә, киңәя. Быелгы җәйдә яңа өйләрнең саны тагы да артты. Яңа йортлар- яшь гаиләләр, шат авазлы балалар дигән сүз дә әле ул. Ә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрергә, әлбәттә, төзек, яхшы юллар кирәк. ИТК төзелеш оешмасы бүгенге аяз көннәрнең кадерен белеп 57 бистә урамнарын төзү-төзекләндерү белән шөгыльләнә.
Электән басу булган мәйданнарда 57 нче бистәне тагы да киңәйтеп яңа урамнар барлыкка килә. Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Гатаулла Минаев урамнарындабыелгы җәйдә генә дә дистәләгән йорт төзелгән. Биредә яшәүчеләрне юллы итү -көн кадагындагы мәсьәлә. ИТК оешмасы соңгы ун көндә әлеге урамнарга ком түшәү белән шөгыльләнә.
-Юлларны иң элек формалаштырабыз, күтәртәбез. Соңыннан өстенә ком җәябез. Бу киләчәктә әлеге урамнарга каты өслек түшәү өчен нигез булып тора. Әлеге урамнарда яшәүчеләр асфальт салынганчы йөреп торырлык дәрәҗәгә китерәбез, – ИТКның төзелеш мастеры Дамир Вәлиев.
Иң элек төзүчеләр урам юлын формалаштыра, кара, сыланып торган балчыклы өслек кырдырып алына. Аның өстенә ком салына. Каток техникасы түшәлгән комны ныклап таптата. Комны Уразай карьерыннан ташыйлар.
Бүген без килгәндә, Г. Минаев исемендәге урамда кызу эш кайный иде. ИТК оешмасының юллар салу өчен барлык техникалары- экскаватор, грейдер, катоклау техникалары, йөк ташу автомобильләре җитәрлек.
Аккүз авылыннан килеп эшләүче Риназ Әхмәтов экскаватор- грейдер иярли. Әле оешмага сигез ай элек кенә урнашуына карамастан, коллективта үз кешегә әверелгән. ИТК оешмасы 57, 12 нче кварталлардагы юллар, тротуарлар төзеклеге өчен җавап бирә. Риназ кыш көннәрендә кар эттерә, җәен урамнарны төзекләндерүдә катнаша, Актанышта, авыл җирлекләрендә юлларга ком түши.
-Юллар салу миңа ошый. Үзем йөри торган юллар бит бу. Халык та юл төзүчеләргә нык рәхмәтле. Чөнки яңгыр яуса, олысы-кечесенең аягыннан резин итек төшми, машина белән өйләренә кадәр керә алмыйлар, ир-атлар, хатын-кызлар машиналарын урам башында ук калдырып, балаларын, сумкаларын күтәреп, берәр чакрым пычрак ера-ера кайталар. Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак. Минем кебек төзүчеләр кешеләрнең тормышын уңайлата, кирәкле эш башкаруым белән горурланам,- ди Риназ.
Үзйөрешле «КамАЗ» автомашиналарында Салават Хаҗиев, Айзат Зәйнуллин, Илгизәр Мисбаховлар Уразай белән Актаныш арасын көнгә ничә урыйлардыр, мастерлар белән үзләре генә белә. Юл төзүчеләр иртәнге 7:00 сәгатьтән инде руль артында. Төшке ашта да озаклап тоткарланмыйлар, 16:30 сәгатькә кадәр тапшырылган объектларда намуслы хезмәтләрен куялар. Экскаваторчы Вил Хафизов, катоклаучы Асаф та үз эшенең остасы, ди җитәкчеләр.
Юл төзүчеләргә районда эшнең бетәсе юк. Яңа дигән юллар да 5 елдан җимерелә, төзекләндерү сорый башлый. ИТК оешмасы юл төзүчеләре якын киләчәктә Әсгать Сәргалин исемендәге урамны да төзергә җыена. Шулай ук районыбызның Богады, Яңа Әлем, Кәзкәй һәм башка авылларда да юл төзүчеләрен көтәләр.
2 меңнән артык кеше яшәгән 57 бистәдә быел Татарстан Республикасындагы «Җәмәгать киңлекләре» программасы нигезендә ял паркы төзелә башлады. 4 гектар мәйданлы җир кишәрлегендәге төзелешне дә ИТК оешмасы алып бара.
-Ял паркы төзелешенең беренче этабын тәмамладык. 180 метрда брусчатка салдык, яктырткычларга нигез эшләнде, электр кабельләре суздык. Якын көннәрдә баганалар утыртачакбыз. Икенче этап төзелеш эшләренә алдагы атна дүшәмбесеннән керешәбез.
Паркның төзелеп бетүен халык түземсезлек белән көтә, кичләрен инде яшь гаиләләр балалары белән ял итәргә киләләр, матур, җыйнак эскәмияләргә утырып сөйләшәләр, әңгәмә коралар,- ди Дамир Вәлиев.
57 бистәдәге ял паркында чыннан да эштән кайткач гаилә белән килеп атмосфера алыштырырга, кичләрне күңелле, файдалы үткәрергә мөмкинлекләр күп булачак. Велосипед юллары, физкультура-спорт, йога белән шөгыльләнү зоналары, балалар мәйданчыклары, балалар өчен карусель, күзәтү тәгәрмәче, утырып ял итәргә эскәмияләр, фотога төшү урыннары- барысы да заманча һәм матур булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев