21 август 2024 яңалыклары
-
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Актанышта төбәкара хәйрия концертында махус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыйнала
Бүген Актанышта мөһим хәйрия акциясе уза, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» концертында махус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыйнала.
-
Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы уза
Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Актаныш районы ДАИ хезмәткәрләре махсус рейд уздырды. Акциянең максаты - пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар травматизмын киметү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.
-
«Яшьлек» мәйданында булачак Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Азнакай һәм Башкортостанның Илеш районы артистлары һәм волонтерлары хәйрия концертына рәхим итегез!
Бүген 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» мәйданында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Азнакай һәм Башкортостанның Илеш районы артистлары һәм волонтерлары төбәкара хәйрия концерты оештыра.
-
Татарстанда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә
Бүген ТР юлларында автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы профилактика кампаниясе үткәрелә. Ел башы статистикасы өметсез: балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
-
Авылларда гына буладыр ул егетләрнең менә дигәне: «Актаныш-информ» подписчигы комбайнчыларны видеога төшергән
«Алмазагротрейд» холдингы комбайнчылары бүген Иске Сәфәр авылы кырларында урып-җыю эшләрен башкара. Кыр батырларының ничек икмәк диңгезен колачлаганын игенче хезмәтенә хөрмәтле подписчигыбыз видеоязмага төшереп җибәргән.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Бүген Актаныш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Арысланов Айзат Данил улы белән хушлаштылар.
-
ИТК оешмасы төзүчеләре: Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак
Актанышның 57 нче бистәсе күзгә күренеп үсә, киңәя. Быелгы җәйдә яңа өйләрнең саны тагы да артты. Яңа йортлар- яшь гаиләләр, шат авазлы балалар дигән сүз дә әле ул. Ә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрергә, әлбәттә, төзек, яхшы юллар кирәк. ИТК төзелеш оешмасы бүгенге аяз көннәрнең кадерен белеп 57 бистә урамнарын төзү-төзекләндерү белән шөгыльләнә.
-
Бүген РТСта су булмаячак
Бүген, 21 августта РТСта су булмаячак.