Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Ленин урамында яшәүчеләргә чиста су бирелде

Актаныш авылындагы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү җиһазларының искерүе, сафтан чыга баруы барыбызны да борчый. Кичә, 10 июль төнендә Ленин урамындагы үзәк суүткәргечендә авария килеп чыгып, 1, 2 кварталларда яшәүчеләр чиста сусыз калды.

Актаныш районы хакимияте һәм торак-коммуналь хезмәт белгечләре тиз арада инцидентны бетерү буенча эшкә кереште. Бу хакта "Актаныш-Хәбәр" каналы язып чыкты.

Бүген иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Актаныш авылының үзәк суүткәргечендә аварияне бетерү эшләре төгәлләнде. 

Ленин урамының 18 йорты янына махсус цистерналы автомобиль килеп, гражданнарга чиста су бирү оештырылды.

Хәзерге вакытта кабат аварияне булдырмау өчен суүткәргеч системасы эше мониторинглана. Район администрациясе халыкны профилактика эшләре алып бару белән бәйле кыска вакытлы өзеклекләргә аңлап карарга өнди. Һәр йортта тотрыклы һәм сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев