11 июль 2025 яңалыклары
-
Совершенствование системы предоставления госуслуг через МФЦ как инструмент борьбы с коррупцией
Расширенное интервью с заместителем по экономике руководителя исполкома Актанышского района Лианой Сираевой.
-
Актанышта яшенле, яңгырлы давыл агачларны аударган
Татарстанда игълан ителгән шторм кисәтүе чынга ашты. Куркыныч төсмерле болытлар ике минут дигәндә Актанышны томалап алды, көчле җил башланды, аңа эре бөртекле яңгыр кушылды.
-
Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында: Балаларыбызны саклыйк!
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш муниципаль районы балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
-
2025 елда Татарстанда 2,4 меңнән артык социаль контрактлар төзелгән
11 июльгә Татарстан Республикасында 2 432 социаль контракт төзелгән: 907 — эш эзләүгә, 955 — шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 120 — шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 332 — башка чараларга
-
Печән ташучы трактор янган
Кичә Спас районында Өчкүл һәм Полянка авыллары арасындагы машина юлында печән төягән трактор арбасы янган. Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе – үтеп баручы автомобиль тәрәзәсеннән ыргытылган сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.
-
Ленин һәм Тынычлык проспектларына авыр йөк автомобильләре кертелми!
Актанышның Ленин һәм Тынычлык проспектларына авыр йөк автомобильләре кертелми. Бу хакта Актаныш районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында аперым карар кабул ителде.
-
Кремльдә Путинның июль эссесен ничек кичерүе турында сөйләделәр
Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистлар белән брифинг барышында Владимир Путин һәм Кремль вәкилләре җәйге эсселекне ничек кичерә дигән сорауга җавап бирде.
-
Мәтрүшкәне кемнәргә бик сак кулланырга?
Мәтрүшкә – биеклеге 30-80 сантиметр булган, урман кырыйларында, тау битләрендә үскән күп еллык үсемлек. Күптәннән дару үләне итеп тә файдаланыла, чәйгә дә салып эчкәннәр. Мәтрүшкә ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла, шулай ук сөт төшүне көчәйтә һәм башка очракларда ярдәм итә. Тик түбән кан басымыннан интегүче кешеләргә, авырлы хатын-кызларга бу үлән белән бик сак булырга кирәк.
-
Бүгенге эсседә шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан территориясендә шторм кисәтүен 11 июльдә 14:00 дән 21:00 гә кадәр ТР Гидрометеоүзәге игълан итте.
-
Яңа Әлем өлкәннәре күрше авылга велосәяхәткә барды
Җәйнең аяз, матур көннәрендә велосипедта җилдерү балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә аерым бер рәхәтлек бирә. Яңа Әлем ветераннары, балачактагыча, ике тәгәрмәчле дусларын иярләде. Күрше Иске Әлем авылына велосәяхәт кылдылар.
-
Рустам Минниханов в рамках выставки «Агроволга — 2025» передал специалистам АПК новые автомобили
Раис Татарстана Рустам Минниханов принял участие в международной агропромышленной выставке «Агроволга - 2025», которая традиционно организована на площадке «Казань Экспо».
-
Олы юлларны ничек сакларга?
Актаныш районы территориясендә транспортның үлчәү һәм габарит параметрларын тикшереп тору, билгеләнгән тәртипнең үтәлешен тәэмин итү буенча юл буе полосаларыннан файдалану, юл куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү, фото-видеофиксациянең күчмә комплекслары эшләвен тәэмин итү даими нигездә гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел
Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей- йортында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
-
Ленин урамында яшәүчеләргә чиста су бирелде
Актаныш авылындагы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү җиһазларының искерүе, сафтан чыга баруы барыбызны да борчый. Кичә, 10 июль төнендә Ленин урамындагы үзәк суүткәргечендә авария килеп чыгып, 1, 2 кварталларда яшәүчеләр чиста сусыз калды.
-
Дәүләт Думасында балалары булмаган кешеләр өчен салым кертергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев аңлы рәвештә бала табудан баш тартучылар өчен махсус салым кертергә тәкъдим итте. Депутат фикеренчә, варислары булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү дәүләт җилкәсенә төшә.