Татарстанда хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлауга 231 млн сум акча биреләчәк
Татарстанда хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлау өчен 231 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган, заказчы булып «Главстрой Татарстана» дәүләт бюджет учреждениесе.
Капиталь ремонт эшләре республиканың 11 торак пунктында уздырылачак. Алар арасында Азнакай, Баулы, Нурлат, Минзәлә, Бөгелмә, Лениногорск, Актаныш, Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләре бар.
Проект кысаларында төзелеш-монтаж эшләре башкару, заманча җиһазлар, мебель һәм инвентарь урнаштыру, шулай ук биналарга якын территорияләрне төзекләндерү планлаштырыла.
Әлеге чаралар хәрби комиссариатларның матди-техник базасын ныгытуга, хезмәт күрсәтү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Зилә Хәмәтнурова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев