Актаныш

Актаныш районы

16+
Ә безнең ишек алдында...

Пучыда «Күрше фест» проектының икенче чарасы узды

6 сентябрьдә Пучы авылында «Күрше Фест» фестивале кысаларында ачык һавада кино күрсәтелде. Пучы мәдәният йорты методисты Зарина Рәхимова «Күрше Фест» ишегалды чаралары республика грантын отканнан соң икенче тапкыр авылдашларга менә шундый күңелле чара оештыра. Конкурс Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән җирле инициативаларга ярдәм итүгә һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Бу юлы кино күрсәтү мәдәни кичә кысаларын тагы да киңәйтте. Пучылылар шимбә кичендә татар халык ашларыннан сыйланды, төрле мастер-классларда катнашты. Зарина Хәмзә кызына кичәне тагы да масштаблырак оештырырга партнерлар ярдәмгә килде.

"Әнәк" агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов, әнисе Зинфира Рәхимова, дуслары, туганнары финанс ягыннан һәм оештыру эшләрендә булышты. Шеф-повар Артур Бикмуллин кунакларга татар ашларын тәкъдим итте. Учак янында  тере музыка яңгырап торды. 

Кичәнең кульминациясе "Бель и Себастьян" нәфис фильмын күрсәтү булды, аны тамашачылар бәйрәм атмосферасыннан ләззәтләнеп, ачык һавада карадылар. 

Музыкант мультиинструменталист Артур Бикмуллин, Денис Колчинга, Зилия, Гүзәл, Лея Рәхимоваларга, фото-видео материаллар, декор эшләрен башкарган Гөлзирә, Лилия  Хәбибуллиналарга, утын белән тәэмин иткән Илгина, Илнур  Нуретдиновларга, Айрат Гәрәевка, Дания Фәүзетдин кызына, оператор Илназ Сафинга «Күрше-фест» проекты кураторы Зарина Рәхимова олы рәхмәтләрен белдерә. 

 "Күрше Фест" фестивале Татарстан Республикасының мәдәни тормышында милли традицияләрне саклап калуга һәм популярлаштыруга, шулай ук халыкның аралашуы һәм үзара хезмәттәшлеге өчен уңайлы мохит тудыруга ярдәм итә торган мөһим вакыйга булып тора.

Пучыда узган чара төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрне уртак мәдәни тәҗрибә тирәсенә берләштереп, фестивальнең максатларын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев