9 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Мәңгелек хәтер: Махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмов Батырлык ордены белән бүләкләнде
Актанышның тантаналар залы бер үк вакытта горурлык һәм тирән сагыш атмосферасына күмелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмовның әнисе Сәмәния Фәхрази кызына Батырлык ордены тапшырды. Дәүләтебезнең югары бүләге аның улы Алмаз Әсләмовка хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелде.
-
Зөбәернең танылган сөннәтче бабасы белән танышыйк
Актаныш районы авыллары тарихи үткәннәре, халык арасында үз исемен булдырган танылган шәхесләре белән горурлана. Зөбәер авылы тирә-якка даны таралган Хәйбрай бабайны һаман да онытмый. Хәйбрай баба- сөннәтче карт. Районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Рөстәм Миңнехановка да Хәйбрай бабай турында сөйләделәр, аның эш коралларын күрсәттеләр.
-
Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак.
-
«Без бергә» фонды директоры махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтте
«Без бергә» коммерцияле булмаган фонд директоры, волонтер Лилия Гыйкрамина тәвәккәл ханым. Үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны буларак, ул сугышчыларның гаиләләрен, ут эчендәге егетләрнең хәлен яхшы аңлый. Әле яңарак кына Лилия Әхнәфовна ерак юлдан кайтты. Энесе Ленар белән шәхси машинасында, үзе руль артына утырып, Курск якларына гуманитар ярдәм илтте ул.
-
Сайлауларда тавыш биреп, үз районыгыз тормышына йогынты ясый аласыз
14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узачак. Республика халкына ТР Рәисен, шулай 7 663 җирле үзидарә органнары депутатын да сайларга туры киләчәк. Бу елның иң зур сайлау кампаниясе, анда 11 меңнән артык кандидат катнаша.
-
Пучыда «Күрше фест» проектының икенче чарасы узды
6 сентябрьдә Пучы авылында «Күрше Фест» фестивале кысаларында ачык һавада кино күрсәтелде. Пучы мәдәният йорты методисты Зарина Рәхимова «Күрше Фест» ишегалды чаралары республика грантын отканнан соң икенче тапкыр авылдашларга менә шундый күңелле чара оештыра. Конкурс Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән җирле инициативаларга ярдәм итүгә һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.