Гамил Афзал бүләге иясе Роберт Батулла тамашачыларны әсир итте
Гамил Афзал исемендәге премиягә лаек булган Роберт Батулла актанышлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үз чыгышында юмор белән сатираның табигате турында уйланулары белән уртаклашты. Тамашачыларны әсир итеп әкият сөйләде, курайда уйнап күрсәтте.
Аның сүзләренчә, һәр кеше табигатендә юмор һәм сатира бар, әмма күпләр аны гомер буе тулысынча ачып бетерә алмый:
— Кешеләр төрле була. Кайберәүләр бик җитди булсалар да, мәзәкне оста сөйли. Ә кайберләре, киресенчә, үзләре көлеп-көлеп мәзәк сөйли башлый, әмма аны беркем дә аңламый да, көлми дә. Өченче төре дә бар — үзе дә көлми, башкаларны да көлдерми.
Роберт Батулла фикеренчә, Гамил Афзал нәкъ менә үзенчәлекле, җитди юмор иясе булган:
— Гамил Афзал беренче төргә карый иде. Ул бик җитди кеше булды. Мин аны беренче тапкыр күргәндә үк, аның елмаймавына игътибар иттем. Күрәсең, тормышы җиңел булмаган. Бу аның иҗатында да чагыла: сатирасында да, юморында да тирән сагыш, тормыш тәҗрибәсе сизелә.
Шулай ук язучы Гамил Афзал белән бәйле бер истәлеген дә сөйләде. Ул үзе турында язган эпиграмманы искә төшерде:
«Ханбикәләр тирәсендә бик чуалма, Батулла,
Ханбикәнең яңаклары алсу алма, Батулла.
Алар яратса да, сөймә, безгә пар түгел алар,
Киндер ыштаныңны ки дә, ат җигеп колхозга бар!»
Роберт Батулла бу истәлек аша бөек шагыйрьнең үткен каләмле, үзенчәлекле юморга ия булуын ассызыклады.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр иясе буларак, ул татар мәдәниятендә аерым урын били.
Бүген Гамил Афзал фестиваленә җыелган тамашачылар алдында Роберт Батулла үзенең иҗади осталыгын янәдән раслады: ул Мөбарәк турында атаклы әкиятләренең берсен сөйләде, шулай ук курайда да уйнап күрсәтте. Тамашачылар аның чыгышын үтә дә җылы кабул итте, алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев