Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Йокы, нигә син шундый татлы?

Балачакта кыш көне мине уяту — бөтенләй файдасыз эш иде. Әни мине иртән балалар бакчасына илткәндә, караватка яткан килеш үк киендерә иде. Колготки кидерә, ә мин һаман йоклыйм. Тик ул аны өскә таба тарта башлагач, ялгыш кына аяктан чеметеп алса гына күзләрем ачылып китә. Тәрәзәгә карыйм — әле караңгы, агач очлары ап-ак карга күмелгән… «Уф, тагын иртә…» — дип уйлыйм да янәдән йокыга чумам. Бүлмәдә салкын, хәтта колготкидан да туңасың, ә юрган астында рәхәт, җылы. Шулай да сине барыбер торгызалар. Һәм бу «җәза» кыш буе һәр иртәдә кабатлана.

 

Аннары мин ванна кырыена килеп утырам. Краннан раковинага су челтерәп ага, бер кулда — теш щёткасы, икенчесендә — паста. Утырасың да бер ноктага текәлеп торасың. Күз йомып алсаң — тагын йоклап китүең бар. Шулчак әнинең тавышы йокы пәрдәсен ертып керә:
— Алсу, соңга калабыз, тизрәк!

Шунда гына щётка белән тешләрне ашык-пошык ышкый башлыйсың. Төкергәндә агызгычка туры китерергә тырышасың — анда су бөтерелеп әйләнә, карап торсаң, чын гипноз кебек.

Аннары алдыңа кайнар, баллы чәй салынган кружка китереп куялар. Утырасың да шопырып эчәсең. Акрынлап эчкә җылы керә башлый. Радиодан иртәнге зарядка тапшыралар. Дикторның тавышы шундый дәртле — әйтерсең, ул чынлап та иртәне, спортны, тормышны өзелеп ярата.

Ә әни янәдән ашыктыра:
— Йоклама, башлыгыңны киеп куй!

Башлыктан соң ялгышып туныңны башта киеп куйсаң — итек кигәнче сулыш җитми башлый. Итек замогы да шундый каты… Идәнгә утырасың, гамаш кигән арт ягың инде җылынган, ә үзең һаман итек белән маташасың. Ахыр чиктә әни үзе бер каты тартуда замокны эләктереп куя. Аннары капюшоннан гына эләктереп торгыза да, шарф белән йөзеңнең яртысын урап, подъездга чыгарып бастыра. Анда йокы аралаш чананы тотып , әниеңнең ишек бикләгәнен көтеп басып торасың.

Балалар бакчасына барганда, кар бар җирдә чанада шуасың, ә кар эреп беткән яки тапталып асфальт чыккан урыннарда төшеп җәяү атларга туры килә. Каргалар каркылдап кычкыра. Әни чананы ялан юлдан өстерәп бара — аның тавышыннан күңел тагын да моңсуланып китә.

Төркемгә керәсең — инде кайбер балалар урындыкларда утыра, йөзләре җитди, кайберсенең борыны ага. Бүлмәдә сөтле вермишель исе. Ишеккә борылып карыйсың — әнинең аркасы гына күренә, чыгып бара… Тәрәзәгә йөгерәсең дә маңгаең белән боздай пыялага ябышасың. Сулышыңнан пыяла шунда ук парлана. Кинәт әнине күрәсең — кул болгап-болгап каласың, ә ул хәтта борылып та карамый, бик ашыга.

Иртәнге ашта икмәк өстендәге майны тешләп аласың — ул катып беткән була. Сөтле аштагы күбек тә калынча— читкәрәк этеп куясың гына. Бөтен төркемгә стаканнарның өстәлгә каты итеп куелганы, кашыкларның тәлинкәгә шакылдап бәрелгәне ишетелә. Ә син шул арада да ашыйсың… һәм йоклыйсың. Музыка дәресендә дә йокы аралаш җырлыйсың. Урамда кар бабай ясаганда да көрәк белән карны йокылы-уяу гына тыгызлыйсың. Салкын һаваны сулыйсың. Бераз туңасың.

Шулай бөтен көн үтә — ни эшләсәң дә, барысы да ярымйокы хәлендә кебек.

Ә кичен, «Спокойной ночи, малыши» тапшыруы тәмамланып, «глазки закрывай, баю-бай» дигән сүзләр яңгырау белән, әни кырыс кына:
— Йокларга! — дип боера…

Менә шул чакта йокы, әйтерсең лә, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев