Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар камил тәртип үрнәге булырга тиеш

Коррупция- илнең иминлегенә иң җитди зыян салучы куркыныч факторларның берсе булып кала бирә. Ришвәтчелек икътисади һәм социаль үзгәртеп коруларны тоткарлый, икътисадка зыян сала, бюджетка салым керемнәрен киметә, гражданнарның хакимият органнарына ышанычын какшата. 9 декабрь, Бөтендөнья коррупциягә каршы тору көне алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев белән очраштык. Әңгәмәдәшебез «Коррупцияне бетерүдә муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар камил тәртип үрнәге булырга тиеш!» дип белдерде.

 

- Россия Федерациясе Президентының "Россия Федерациясенең Милли иминлек стратегиясе турындагы Указы"нда "Коррупциягә киртә кую, аны бетерү- хәзерге заман проблемаларының берсе" дип аталды. Айдар Фәнисович, Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге күз алдында. Моңа ничек ирешелә?
 

Коррупциягә нәтиҗәле каршы тору хәзерге заман дәүләтенең имин үсеш шартларының берсе булып тора. Моны исәпкә алып, коррупциягә каршы бурычлар дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләре, җирле үзидарә органнары алдында гына түгел, ә гражданлык җәмгыяте институтлары алдында да куела.

Законнарда каралган чараларны гамәлгә ашыру республика халкының хуплавын ала, бу Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән раслана. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (82 проценты) Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча хакимият органнарының эшен уңай бәяли. 2010 елдан коррупция ситуациясенә эләккән һәм коррупция килешүенә кергән кешеләр саны 15 процентка кимегән (61,3 проценттан 46,7 процентка кадәр). Дәүләт сатып алуларына, бюджет акчаларына керү өчен законсыз бизнес алып бару ысулларын кулланган эшмәкәрләрнең намуссызлыгы икътисадка, инвестицион климатка тискәре йогынты ясый, чөнки бу сәламәт конкуренцияне чикли. 


- Ел саен республикада меңгә якын коррупцион юнәлештәге җинаять теркәлә. Күбесенчә кайсы өлкәләрдә ришвәтчелек аеруча күп булып кала бирә?

- 2023 елның 9 аенда 972 хокук бозу ачыкланган, шул исәптән 94е сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә, 62 мәгариф, 45 торак- коммуналь хуҗалык, 6 милли проектларны гамәлгә ашырганда. Шулай итеп бу өлкәләр коррупция куркынычы булган юнәлешләргә керә. 

 

- Коррупция җинаятьләре өчен җәза котылгысыз. Гадел хөкем нәтиҗәләре нинди?

 

-  2023 елның 9 аенда республикада РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.28 маддәсе нигезендә прокурор карарлары буенча юридик затлар исеменнән законсыз бүләкләүгә 8 юридик зат җәлеп ителгән, аларга суд тарафыннан 14 миллион сум штраф билгеләнгән, шулардан 11,5 миллион сум акча түләтелгән. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.29 маддәсендә каралган хокук бозулар кылуда 75 оешма җитәкчесе гаепле дип танылган. Суд тарафыннан бирелгән 1,7 миллион сум штрафтан 1,1 миллион сумы түләтелгән.

Судлар 205 кешегә карата 184 җинаять эшен караган. Коррупциягә юнәлдерелгән җинаятьләр турында җинаять эшләрен карау нәтиҗәләре буенча судлар 18 кешегә реаль ирегеннән мәхрүм итү, 61 кешегә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, 69 кешегә штраф билгеләде, 4 билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, 2 мәҗбүри эш җәзасы бирелде.

Прокуратура судка зыянны каплауны яки дәүләт кеременә милекне алуга таләп куеп еш мөрәҗәгать итә. Быел прокурорлар судка 400 миллион сумнан артык суммага дәгъва белдерде.

Чиновниклар милекне декларациядән яшереп калу өчен үз туганнарын да җәлеп итәләр, аларның исеменә расланмаган керемнәргә сатып алынган милекне рәсмиләштерәләр. Бу категориядәге дәгъваларның үзенчәлеге шунда- хезмәткәр судта мөлкәт сатып алынган акчаларның законлылыгын үзе исбатларга тиеш, шулай бит?

«Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында»гы Федераль законы белән регламентланган чыгымнарны контрольдә тоту институты прокурорларның коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән җитди коралы. Мәсәлән, әлеге канунга нигезләнеп республика прокуратурасы судка 9 дәгъва гаризасы җибәргән. 
 

 Бүген без цифрлаштыруның иң югары ноктасында яшибез. Хәтта акчалар да электрон форматта. Әгәр дәүләт хезмәткәре үзенең керемен криптовалютада саклый икән, бу керем хокук сакчыларына күренәме соң?

Хәзерге җинаятьчелек технологик яктан алга киткән саен арта бара. Россиянең коррупциягә каршы законнарының төп новелласы булып цифрлы валютаны милек итеп тану һәм дәүләт хезмәткәрләренең аны декларацияләү бурычын кертү тора. Әйтик, дәүләт хезмәткәрләренең быел 30 миллион сумга якын криптовалюта сатып алу факты ачыкланган, шул ук вакытта аның уртача еллык кереме 1 миллион сумнан артмаган. Шуның белән беррәттән аларга ипотека йөкләмәләрен вакытыннан алда түләү һәм 9 миллион сумнан артык автомобиль сатып алу чыгымнары тотылган. Прокуратура тәкъдиме буенча ул чиновник ышаныч югалту сәбәпле эштән азат ителгән, чөнки аның барлыгын яшергән цифрлы валюталар һәм милек сатып алуның законлылыгын раслаучы мәгълүмат бирмәгән. Шулай ук прокуратура сатып алынган цифрлы валюта, автомобиль бәясенә тиң сумманы һәм түләнгән кредит суммасын, барлыгы 38 миллион сумга түләтү турында дәгъва белдерә.


- Айдар әфәнде, без республика буенча мәгълүматларны карадык. Ә Актаныш районында бу уңайдан картина ничегрәк?

Актаныш муниципаль районында 2023 елда коррупция юнәлешендәге 5 җинаять ачыкланды, алар буенча 3 кешегә карата 5 җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта 4 җинаять эше судка җибәрелгән, 1 җинаять эше буенча тикшерү бара.


Мондый җинаять адымын ясаучылар безнең райондашлар, аларның ялгыш адым ясавы безнең битарафлык, безнең аңлатып җиткермәү дип уйламыйсызмы?  Инде дә килеп үзебезнең янәшәдә үскән, тәрбияләнгән затларга кечкенәдән үк угрылыкка каршы прививка  ясалмаган булып чыга бит?

Бу очракларның барысы да безнең кимчелек. Коррупция җинаятьләре аларны башкарырга мөмкинлек бирүче яки хокук бозуга турыдан-туры ярдәм итүче шартларда барлыкка килә. Хакимиятнең барлык гамәлләре катгый регламентланган, аңлаешлы һәм ачык булса, беркем дә ришвәт бирмәячәк. Әгәр дә бу хәл килеп чыкса, безнең бурычыбыз -куркынычны ачыклау һәм коррупцияле мөнәсәбәтләргә керү шартларын бетерү өчен чаралар күрү. Бу чиновникларның үз мәнфәгатьләрен дөрес кулланмау, бюджет акчаларына яки мөлкәтенә кул салу мөмкинлегенә дә күздә тота. Тагын бер мөһим бурыч- коррупция һөҗүмнәренең нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар күрү. 

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, ришвәтчелекне җәза биреп түгел, профилактика юлы белән бетерү иң нәтиҗәле ысул була кебек.

Әйе, коррупциягә бәйле хокук бозуларны профилактикалау, ришвәтчелеккә уңайлы шартларны киметү өчен алдагы елда барлык җәмәгатьчелекне активлаштырырга кирәк. 

Коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән закон таләпләрен, чикләүләрне һәм бурычларны үтәү, аерым алганда — керемнәр, милек чыгымнары һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында тулы мәгълүмат бирү дә мөһим. Быел бу эчтәлектә 4 хокук бозу очрагы ачыкланган. Барлык очракларда да чаралар күрелгән. 

Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар камил тәртип үрнәге булырга тиеш. Әгәр дә без, җитәкчеләр, муниципаль хезмәткәрләр беренче чиратта үзебез законарны үтәмәсәк, башкалардан закон үтәүне таләп итә алмыйбыз.

Коррупциягә каршы пропагандага аерым игътибар бирергә кирәк. Һәркемнең коррупциягә, коррупционерларга  тискәре карашын формалаштыру бик мөһим. Безнең тырышлыкларыбыз намуслы, гадел, закон һәм әхлак кысаларында эш итүче кешене тәрбияләүгә юнәлдерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев