Актаныш

Актаныш районы

16+
Алма- Бирмә!

Актаныш район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы ничек көрәшәләр?

Актаныш район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы ничек көрәшәләр? Мораль һәм этик кыйммәтләр ничек саклана? Мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау максатыннан нинди эчке контроль механизмнар эшли? Һәм башка сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев җавап бирде.

Айдар Рәфкатович, бүген сәламәтлек саклауда ришвәтчелек күренешләренә юл куймауда мөһим кораллар – ачыклык һәм ышаныч. Актаныш үзәк район хастаханәсендә коррупция күренешләрен профилактикалау системасы ни дәрәҗәдә?

 Коррупциягә каршы профилактика —  ул беркөнлек кенә акция түгел, ә өзлексез, комплекслы һәм югары дәрәҗәдә регламентлаштырылган эшчәнлек. 2015 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Коррупциягә каршы программасы эшләтеп җибәрелде, ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 18.08.2014 елгы боерыгы белән расланган.   1492 санлык боерыкның гамәлдә булу чоры ТР ССМ 24.06.2022 ел 1766 санлы боерыгы белән 2022 елдан 2025 елга кадәр озайтылды. "Коррупциягә каршы тору турында"гы 273 Федераль законының 13.1 маддәсе таләпләре нигезендә Актаныш үзәк район хастаханәсендә коррупция күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып бара. 

Бу эшнең төгәл оештыру структурасы бар. Учреждениедә коррупциягә каршы көрәш һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча ике комиссия булдырылды һәм алар актив эшлиләр. Комиссияләрнең эшчәнлеге тиешле нигезләмәләр һәм боерыклар нигезендә җайга салына. Һәр хезмәткәр бездә этика һәм хезмәт тәртибе кодексы буенча эш алып бара, ә барлык коррупциягә каршы чаралар 2025 елга Бердәм планга кертелгән.

Коррупция күренешләрен профилактикалау буенча Актаныш үзәк район хастаханәсендә:

  1. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмә;
  2.  Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе турында нигезләмә;
  3. Актаныш үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексы;
  4.  Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия составы турында боерык;
  5.  Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе составы турында боерык;
  6.  Актаныш үзәк район хастаханәсенең 2025 елга коррупциягә каршы чаралар планы расланган.

  • Хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон актларын үтәвенә, коррупцион тәртип мөмкинлеген кыенлаштыра торган һәм коррупция барлыкка килүне кисәтүне тәэмин итә торган шартлар тудыруга;
  •  РФ законнарында каралган очракларда коррупцион хокук бозулар өчен хезмәткәрләргә җаваплылык йөкләү; 
  • Хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлеге сыйфатын яхшырту коррупциягә каршы көрәшне оештыру өлкәсендә, шул исәптән коррупция күренешләренә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру;
  • Медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту һәм алардан файдалану мөмкинлеген арттыру;
  • Дәүләт сатып алулары шартларын, процедураларын һәм механизмнарын камилләштерүгә аерым игътибар бирелә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ышаныч телефоны эшли. Әгәр сез шундый күренешләргә тап буласыз икән, 3-42-01, 3-42-02 номерларына шалтыратыгыз.

Коррупциягә каршы Программаны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча 2025 ел ахырына пациентларның хокукларын саклау дәрәҗәсен тагы да арттыру буенча эшлибез. Актаныш үзәк район хастаханәсе эшчәнлегеннән һәркем- барлык гражданнар һәм оешмалар ачык файдалана алсын, безнең хастаханәгә карата гражданнарның ышанычы, дәвалауның сыйфат дәрәҗәсе артсын. Дәүләт сатып алулары турындагы законнарның тайпылышсыз үтәлешен, медицина ярдәменнән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү дә безнең төп бурыч.

 

Актаныш үзәк район хастаханәсендә нинди контроль механизмнары түләүле хезмәт күрсәтүнең санап үтелгән барлык документлар комплексына туры килүен гарантияли?

Актаныш үзәк район хастаханәсе түләүле хезмәтләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 елның 11 маендагы 736 номерлы «Медицина оешмаларына түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында"гы  карары, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмалары тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтү регламентын раслау турында»гы 2019 елның 10 сентябрендәге 1800 номерлы боерыгы нигезендә күрсәтелә. Медицина эшчәнлеге 2020 елның 1 декабрендә чыгарылган ЛО41-01181-16/00574645 санлы лицензия  нигезендә гамәлләштерелә. 

Актаныш үзәк район хастаханәсенең түләүле хезмәтләр буенча бәяләр прейскуранты сайтыбызда- https://zdrav.tatar.ru/crbaktanysh/about , шулай ук поликлиника бинасындагы мәгълүмат стендларында ачык күрсәтелгән.

Медицина хезмәткәрләре өчен катгый тыюларның берсе дә кәгазьдә декларация генә булып калмаячагын гарантияли торган мораль һәм этик таләпләр белән таныштырсагыз иде.

Медицина хезмәткәренең белемен һәм мөмкинлекләрен кешелексез максатларда кулланырга; пациентны җәзалау максатында, шулай ук өченче затлар мәнфәгатьләрендә медицина йогынтысы ысулларын кулланырга, аңлы рәвештә яки ваемсызлык аркасында пациентка физик, әхлакый яки матди зыян салырга һәм мондый зыян китерә торган өченче затларның гамәлләренә битараф калырга бернинди дә хокукы юк:

Медицина хезмәткәре, үзенең мөмкинлегеннән, пациентның эмоциональ халәтеннән файдаланып, аның белән мөлкәт килешүләре төзергә, аның хезмәтен шәхси максатларда файдаланырга, шулай ук янап куркытып алу һәм ришвәтчелек белән шөгыльләнергә хокуклы түгел.

 

Район үзәк хастаханәсендә арзанрак аналоглар турындагы мәгълүматны яшерүне булдырмау һәм фармокология компанияләре белән бәйле мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау өчен нинди эчке контроль механизмнары бар?

Медицина хезмәткәре дәвалау курсын билгеләгәндә пациентка дөрес булмаган мәгълүмат, кулланыла торган дару препаратлары, медицина эшләнмәләре турында тулы булмаган яисә бозып күрсәтелгән мәгълүмат бирергә, шул исәптән бәясе түбәнрәк булган дару препаратлары, медицина эшләнмәләре булуы турындагы мәгълүматны пациенттан яшерергә хокукы юк.

Медицина хезмәткәре дару препаратларын җитештерүче һәм таратучы фирмалардан үзләре тәкъдим иткән даруларны билгеләгән өчен бүләкләр кабул итәргә, медицина оешмасы территориясендә компания логотибы яисә дару препаратының сәүдә исеме булган предметларны, медицина эшләнмәсен кулланырга тиеш түгел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев