Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Актаныш районындагы күпфункцияле үзәк коррупциягә каршы тору коралымы?

Районыбызда эшләп килүче күпфунцияле үзәк елдан-ел халык арасында популярлаша. Ул гражданнарга төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтте, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметте, күрсәтелә торган хезмәтләрнең вакытын кыскартты. Шуңа өстәп КФҮләр, хезмәт күрсәтү яки күрсәтмәү турында карар кабул итүче җаваплы затлар белән шәхси аралашу мөмкинлеген бетереп коррупциягә, арадашчылар хезмәтенә киртә куйды. Шулай да камиллекнең чиге юк.

2023 елда Актаныш районы күпфункцияле үзәгендә 19494 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу узган 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга азрак күрсәткеч. Ни өчен ришвәтчелекне авызлыклау бурычы йөкләнгән күпфункцияле үзәкнең күрсәткечләре төшкән соң? Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева әлеге сорауларга ачыклык кертеп безгә менә нәрсәләр сөйләде. 

- Саннарга күз салып китик. Иң күп күрсәткечләрен федераль салым хезмәте бүлеге югалткан. 2022 елда КФҮ аша 14806 кеше салым түләгән, ә 2023 елның өченче квартал нәтиҗәләре буенча бу сан 1218. Росреестр хезмәтләре дә узган елга караганда ким: узган ел 8401 булса, быел 6012. Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләреннән безнең үзәк аша былтыр 6968 кеше файдаланган, быел 5138. Ә менә пенсия фонды хезмәтләре буенча КФҮгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан- 1828, 2022 елда 1283.  ЕСИА хезмәтләреннән файдаланучылар кими, быел бу сан- 1576, былтыр- 2351. Әле ел тәмамланырга ике ай вакыт бар, бу күрсәткечләр артып, халык КФҮ аша кирәкле хезмәтләреннән файдаланыр дигән ышанычта калам.

-Татарстан халкына региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге 378 хезмәт күрсәтелә. Аларның 319-ы электрон вариантка күчерелде, шуларның 74-е муниципаль дәрәҗәдәгеләр. Гомумән Россия Федерациясендә 2561 муниципаль хезмәтне электрон рәвештә башкару мөмкинлеге тудырылды. Тик безнең районда шуларның  нибары 14ен генә электрон форматта эшләп була. Бу күрсәткечләр районыбызны бер дә бизәми, килешәсездер, Лиана Рамилевна?

- Әйе, муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру Татарстан Республикасы Рәисенең дә ныклы контролендә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр гади генә бер сорау белән яки белешмә артыннан авыл советнына барып вакыт уздырырга тиеш түгел, бигрәк тә хәзерге информатизация чорында. Электрон форматта гариза язу, аны илтү, кирәкле вазыйфаи затны күреп аңа имза салдыру- бу коррупция куркынычына үзеннән-үзе юл ача дип уйлыйм мин. моның буенча эшлисе эшләребез бар әле.


- Әгәр КФҮ эшчәнлеге буенча сораулар туса, гражданнар кая мөрәҗәгать итә ала?

- КФҮ буенча 8(843) 222-06-20 телефоны аша элемтәгә чыгып хезмәткәрләргә үтенечегезне җиткерә аласыз. КФҮгә керү өчен сылтаманы да күрсәтик: https://uslugi.tatarstan.ru/ , ә бусы
сайтка сылтама: https://mfc16.tatarstan.ru/.  Әгәр гражданнар һәм юридик затлар коррупция очракларына юлыга икән, кичекмәстән әлеге координаталар аша үзләренең фикерләрен белдерә ала. КФҮ сайтында кайнар линия телефоны да эшли. 

- Мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә КФҮләрнең ришвәтчелек белән көрәштә роле тагы да артыр дигән теләктә калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев