Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Коррупция- гражданнарның хакимияткә ышанычын какшата

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне, хокук бозуларны ачыклау һәм туктату буенча эшне ничек оештырган? Бүлек башлыгы Рәдиф Баһавиев белән әңгәмәбез шул хакта.

-  Рәдиф Җәүдәтович, декабрь аеның соңгы атнасына аяк бастык. Сезнең эшчәнлектә коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне, хокук бозуларны ачыклау һәм туктату аерым бер урын алып тора. Коррупциягә каршы һәм икътисади юнәлештәге җинаятьләрне профилактикалау эше ничек бара?

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре үз вазифаларыннан файдаланып  даими нигездә коррупция характерындагы күренешләр турында мәгълүмат алу, җыю һәм документлаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. 

Эш барышында мәгълүмат җыюның төрле ысулларын кулланабыз. Шул исәптән эчке эшләр органнарының оператив- эзләү эшчәнлеге турындагы Федераль закон һәм әлеге юнәлештәге эшчәнлекне регламентлаштыручы башка норматив документлар нигезендә каралган яшерен эш ысулларына да мөрәҗәгать итәбез.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән оператив киңәшмәләр даими үткәрелеп торыла. Аларда коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм аларны кисәтү мәсьәләсе еш күтәреләме?

-Әйе, бу төр проблемалар хакында еш сөйләшәбез. Әлеге мәсьәлә Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә дә, хокук саклау органнарының координацион киңәшмәләрендәге фикер алышуларда да тикшерелә.  Актаныш районы территориясендә коррупция күренешләрне, шулай ук бюджет акчаларын законсыз куллану фактларын ачыклау, профилактикалау һәм булдырмау максатыннан башка дәүләт ведомствоара оешмаларның вәкилләре катнашындагы утырышларда үзара эш итү ысулларын барлыйбыз. Дәүләт һәм муниципаль милекнең максатчан билгеләнешен яки алардан законсыз файдалану юкмы-бу күренешләр дә безнең игътибардан читтә калмый. 

-Сезнең сүзегезне куәтләп, шуны әйтер идем, дәүләт органнары вәкилләренең һәм вазыйфаи затларның  ришвәт алуын һәм бюджет акчаларын максатсыз сарыф итүен коррупция юнәлешендәге җинаятьләр дип атыйбыз һәм аңа тагы да ныграк игътибарны юнәлтергә кирәктер. 

- Әйе, әлбәттә, моңа инде мин «Мәнфәгатьләр конфликты» формасындагы хокук бозуларны да кертер идем. Коррупция теләсә кайсы дәүләт өчен куркыныч. Ул эшлекле мохитны боза, дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясый. Дәүләт имиджына начар тәэсир итә. Әмма иң мөһиме- коррупция гражданнарның хакимияткә, хакимият эшчәнлегенә ышанычын какшата. Шунысы да бар, бу төр җинаятьләр күпчелек яшерен- латент характерда, юристлар әйтүенчә, аларны табу, тикшерү авыр. Коррупционерларны җаваплылыкка тарту да авыр.

- 2023 елда сезнең бүлек тарафыннан коорупциячел җинаятьләр ачыкландымы?

- Хисап чорында безнең бүлек тарафыннан коррупция юнәлешендәге җинаять эшләре тикшерелмәде. Ләкин бу Актаныш районында ришвәт фактларының булмавын аңлатмый. Кайбер дәүләт органнары вәкилләренә карата мәгълүмат җиткерүчеләр инкогнито кала-  исемнәрен әйтергә теләмиләр. Һәр шундый очрак була калганда безнең хезмәткәрләр тарафыннан тиешле тикшерү үткәрелә һәм объектив процессуаль бәя бирелә. Хәзерге вакытта коррупциягә каршы тору безнең хезмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып санала. Бюджет акчаларын законсыз куллану фактларына юл куймау буенча даими нигездә максатчан эш алып барыла.

Коррупция - без бердәм һәм бергә эшләгәндә генә каршы тора алырлык күренеш. Шуңа күрә киләчәктә дә бу алама һәм җәмгыятьткә  нык зыян китерә торган күренешкә юл куймабыз дип ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев