Ришвәтчелекне кеше балачактан ук кабул итә алмасын!
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанның IT -Паркында «Алма- бирмә» республика форумы узды. Форумда массакүләм мәгълүмат чаараларында коррупциягә каршы иң яхшы язмаларны ачыклау конкурсына да йомгак ясадылар. Үзем, әлеге репортажның авторы Ләйсән Газизова «Коррупция: журналист карашыннан» конкурсында интернет-ресурслар буенча 1 нче урынны алучы буларак форумда катнаштым. Форум кысаларында яңгыраган фикерләр киләчәктә эш тәҗрибәсендә кулланырга байтак материал бирде.
Форумның исеме үк үзенә җәлеп итә- "Алма-бирмә"! Форумда катнашучыларны сәламләргә килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовта форумның исеменә игътибар юнәлтеп "Алма- Бирмә" исеме миңа бик ошады, үзенә җәлеп итә торган матур исем" дип билгеләп узды. Исеменнән үк аңлашылганча, ачык дискуссия форматындагы форумда үзеңә файдалы рәвештә алыш-биреш итү, ягъни, дәүләтне, халыкны кәкре каенга терәтү белән шөгыльләнү очраклары турында бик күп мәгълүматлар белдек. Форум үзе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның видеомөрәҗәгате белән башланып китте.
- Коррупциягә каршы сәясәтнең төп принципларына ярашлы рәвештә республикада дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының ачыклыгын тәэмин итү буенча бик күп чаралар үткәрелә. Коррупция күренешләренең шактый кимүенә цифрлаштыру да ярдәм итә. "Һичшиксез, коррупциягә каршы тору- комплекслы һәм системалы эш, ул хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә генә кайтып калмый. Гомумән алганда, җәмгыятьтә коррупциягә каршы фикерне үстерү буенча эшне дәвам итү бик мөһим. Коррупцияне кабул итмәү кечкенәдән- нәкъ менә иң элек гаиләдә формалашырга тиеш. Аннары инде мәктәптә һәм югары уку йортларында. Җәмгыятьнең коррупция күренешләрен актив кабул итмәвенә, битараф булмавына, илдә уңай үзгәрешләр өчен шәхси җаваплылыкны аңлавына ышанам», – диелгән иде Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатендә.
"Алма-бирмә" форумы башланыр алдыннан министрлыклар фойеда коррупциягә каршы көрәш алып баруның төрле формаларын тәкъдим иттеләр. Коррупциягә каршы иң нәтиҗәле ысул һаман да дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, дәүләт хезмәтләре порталы ачылу, "Халык контроле" хезмәтен булдыру булып кала бирә. Мәсәлән, "Халык контроле"нә генә дә көн саен 300дән артык гариза кабул ителә икән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бу кадәр гаризаны кабул итүнең нәтиҗәлелеген сорады.
Форум кунакларының игътибарын күргәзмәгә куелган "Коррупциягә- юк!" тематикасындагы балалар рәсемнәре үзенә җәлеп итте. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылучы балалар иҗаты конкурсында нинди генә картиналар юк?! Нәни сәнгатькәрләр җәмгыять афәтен төрлечә күзаллый- монеталар сибеп торган йонлач куллар да, башын аска игән ришвәт бирүче дә, убырлы карчык рәвешендәге ришвәтбикә дә тормышны җимерүче итеп сурәтләнгән. Марат Готыф улы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме рәисе буларак, гомумән милләтпәрвар икәнлеген тагын бер кат күрсәтеп, алдагы елларда бәйгедә татарча, русча, башка телләрдә язылган плакат-рәсемнәр күрергә теләвен әйтеп, кисәтү ясады.
Әлбәттә, спикерлар тарафыннан аларның исемнәре дә, вазыйфалары да телгә алынмады. Ришвәтчелек алыш -биреш кысаларыннан әллә кайчан чыгып, үтә дә мәкерле закон бозу очракларына юл ача торган ассоциаль күренешкә әверелгән.
"Әле генә юлны ремонтлаганнар иде, тагын җимерелде. Бездә юл сала беләләрме соң?" дип сукранучыларны кемнең генә ишеткәне юктыр? Баксаң, тиз ватыла торган юлларның сәбәбе квалификациясез төзүчеләрдә генә түгел икән. Юл төзү оешмаларына бүленеп бирелгән миллион сумнар бик күпләрнең күзен кыздыра, күңелләренә шайтан вәсвәсәсе сала. Шулай булмаса, Татарстанның бер районындагы юлларның калынлыгын 60 процентка кадәр киметмәсләр иде. Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша үз чыгышында юлларны дәүләт стандартларына туры китереп тормыйча гына кулланылышка тапшырган оешмаларның республика һәм федераль акчаларны суга салуларын кискен тәнкыйтьләде. 11 сантиметр урынына 4 сантиметр калынлыктагы асфальт түшәгәч, әлеге юл бүгенге техника хәрәкәтенә ничек түзә алсын соң? Мондый законлы караклар 6 районда фаш ителгән.
- Намусларын бөтенләй югалтканнар! Ә без аварияләрнең артуына һәм гражданнарның юлларның сыйфатсызлыгыннан зарлануына гаҗәпләнәбез, — ди Равия Бәдертдин кызы.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча берничә төрле республика программасы гамәлдә. Программа кысаларында иген үстерүче, терлек асраучы хуҗалыкларга зур күләмдә субсидия акчалары кайта. Дәүләт ярдәменнән файдаланырга теләүчеләрне дә акча исе исертә, шул рәвешле ялган документлар тутырыла, белешмәләр ясала. Тик без капчыкта ятмаган кебек угрылар да тикшерүчеләр тарафыннан тиз ачыклана. Инде җинаять эшләре кузгатылган. Законсыз үзләштерелгән акчалар кире кайтарылган. Шулай итеп каш ясыйм дип, күз чыгаручылар Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятләренең, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең имиджына ямьсез күләгә төшерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев коррупциягә каршы көрәштә Кытайның тәҗрибәсен кулланырга чакырды. Әйе, ришвәтчелек Россиянең генә түгел, бөтен җир шарының актуаль проблемасы. Кытай да бу күренеш белән бик күптәннән көрәш алып бара. Игорь Бикеев ришвәтчене төрмәгә утырту безнең максат түгел, безнең максат- профилактика дигән фикерне үткәрде:
- Ришвәтчелеккә каршы профилактиканы киң җәелдерергә кирәк. Кытайда беркем дә ришвәт бирергә батырчылык итмәслек, ришвәт бирә һәм коррупциячелек белән шөгыльләнә алмаслык дәрәҗәгә җитәргә тиешбез дигән бурыч куелды. Без дә Кытайдан үрнәк алыйк,- диде спикер.
Коррупциядән иң нык зыян күрүче, әлбәттә, аны бирүче. Ул нинди дә булса ситуацияне чишү өчен соңгы акчасын чыгарып бирә, димәк аның яшәргә дигән акчасы кемнеңдер кесәсенә кереп утыра, үзе дә, гаиләсе дә хәерчеләнә. Икенчедән, шушы гамәле белән ришвәт бирүче товарның, хезмәт күрсәтүнең бәясен арттыра, кыйммәтчелек барлыкка китерә. Соңгысы турында беребез дә уйланмый. Игорь Бикеев сүзләренә караганда, сораштырулардан күренгәнчә, Татарстанда һәр унынчы кеше коррупция белән очраша. Шулай да 2021 нче ел белән чагыштырганда, җинаять җаваплылыгына тартылудан куркып сораштырылганнарның яртысы ришвәт бирергә базмаган, яки ришвәттән баш тарткан. Сораштыруда катнашучылар ришвәтчелекне бетерүдә иң яхшы ысулны законнарны катгыйландыруда күрә.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев