Социологик тикшеренү ни сөйли?
Ришвәтчелеккә карата фикерләрен белү өчен республикабыз шәһәр-районнарында яшәүчеләр арасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан социологик тикшеренү үткәрелгән иде. Бу хакта тулырак белү өчен без район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиевкә мөрәҗәгать иттек.
-Айдар Фәнисович, республикада әлеге сораштыру нинди максатларны күздә тотып үткәрелә?
- Социологик тикшеренүнең максаты - ришвәтчелекнең көндәлек тормыштагы асылын, аның ни дәрәҗәдә таралуын ачыклау, бу турыда халык фикерен тирәнтенрәк өйрәнү. Россия Федерациясе Президентының ”Россия Федерациясенең Милли иминлек стратегиясе турында”гы указында коррупцияне бетерү хәзерге заман проблемаларының берсе дип әйтелә. Мондый тикшеренү Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм ришвәтчелеккә каршы тору "дәүләт программасын раслау турында"гы карарын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Анда республикада яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр - оешма-предприятиеләр, медицина хезмәткәрләре, студентлар, тәрбиячеләр, укытучылар, эшмәкәрләр, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хокук сакчылары, иҗат кешеләре, югары уку йортлары доцентлары, пенсионерлар, хуҗабикәләр катнашты. Алар фикеренчә, ришвәтчелек - нинди дә булса эшне тизләтү, авыр проблеманы ерып чыгу өчен түрәләргә акча төртү, әйбер бирү ул. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (82 процент) Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы тору буенча хакимият органнарының эшен уңай бәяли.
-Айдар Фәнисович, ә безнең гражданнарны ришвәт бирергә нәрсә этәрә соң?
- Сораштыруда катнашучыларның җавабыннан күренгәнчә, җитәкчегә ярау өчен, мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен вакытлары җитмәү сәбәпле, әйбер сузалар, проблеманы законлы юл белән хәл итеп булмау, "бөтен кеше дә ришвәт бирә бит, мин дә алардан калышмыйм"- менә шундый сәбәпләр. Ришвәт таләп итеп тә аны бирмәүчеләр дә бар.
- Саннардан күренгәнчә, вакыт җитмәү сәбәпле, проблеманы ришвәт бирү юлы белән чишүчеләр саны 2022-2023 елларда кимегән.
- Моңа хезмәт күрсәтүләр процедурасын гадиләштерү, дәүләт органнарының эшчәнлеген регламентлаштыру, электрон технологияләр кертү йогынты ясый. Безнең районда, мәсәлән, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр белән үткәрелгән һәр җыелыш саен авылдан килүчеләрне тиешенчә кабул итү, аларны бер кәгазь артыннан кырык тапкыр бер кабинеттан икенчесенә йөртмәү, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү, барлык үтенечләрен тыңлап, аны хәл итүдә ярдәм итү, яки аның юлларын күрсәтергә кирәклегенә басым ясый.
- Коррупциянең җәмгыятебезгә никадәр зарар китерүен беренче карашка аңлап та бетереп булмый. Моны исәпкә алып, җитәкчелеккә дә, гражданнарга да бурычлар йөкләнә. Дәүләт сатып алуларына, бюджет акчаларына керү өчен законсыз бизнес алып бару ысулларын кулланган эшмәкәрләрнең намуссызлыгы икътисадка, инвестицион климатка тискәре йогынты ясый, чөнки сәламәт конкуренцияне чикли. Татарстанда кайсы тармаклар иң ришвәтчел санала соң?
- Ел саен республикада меңгә якын коррупцион юнәлештәге җинаять теркәлә. 2023 елның 9 аенда 972 хокук бозу ачыкланган, шуның 94е – сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт өлкәсенә, 62се – мәгариф, 45е – торак-коммуналь хуҗалык, 6сы милли проектларны гамәлгә ашыруга кагыла. Бу тармаклар ришвәт алу-бирү буенча куркыныч өлкәләр арасында кала. 2023 елның 9 аенда РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.28 нче маддәсе буенча, прокурор карары нигезендә, юридик затлар исеменнән законсыз бүләкләү өчен 8 юридик зат җаваплылыкка җәлеп ителгән. Аларга суд тарафыннан 14 млн сум штраф билгеләнгән, шуның 11,5 млн сумы түләтелгән. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.29 нчы маддәсендә каралган хокук бозулар кылуда 75 оешма җитәкчесе гаепле дип танылган. Суд тарафыннан билгеләнгән 1,7 млн сум штрафтан 1,1 млн сумы түләтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев