Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Тарих битләрен барлап: Иске Кормаш мәктәбенә 130 ел

1892 елда районыбызның Иске Кормаш авылына Әхмәтхафиз Дәүләтьяров кайтып беренче уку йорты- мәдрәсә ача. 1917 елның 1 октябреннән әлеге уку йорты инде чын мәдрәсәләрдән бер дә калышмый. Укулар барган бинаның мәйданы 96 кв. метр аршин, күләме 288 куб аршин була. Мичкә ягып җылытыла. Рәсми төстә укулар 10 октябрьдән башлана. Биредә күрше-тирә авыллардан да килеп укыйлар. Сыйныфлы укыту системасында Әхмәтхафиз хәзрәттән башка тагын 7 мөгаллим белем бирә. Әхмәтхафиз хәзрәтнең вафатыннан соң аның эшен балалары- Мидхәт һәм Гөлсем, Хөмәйрә Дәүләтьяровлар, оныклары дәвам итә. Бу гаиләнең педагоглык стажы 400 елдан арта.

Бөек Октябрь революциясеннән соң мәктәптә дүрт сыйныфлы укыту башлана.

1935 елда җидеелык белем бирү башлана. 1958 елдан сигезьеллык, 1976 елдан урта мәктәп булып эшчәнлек алып барыла. бу чорда мәктәптә укучылар саны искиткеч күп була, мәсәлән, 1976 елда мәктәпне 81 укучы тәмамлый.

Менә шундый бай тарихлы мәктәп ул Иске Кормаш белем учагы.

Совет чорында мәдрәсәләр мәктәпкә әйләнә, авылдан бер-бер артлы данлыклы шәхесләр үсеп чыга, илебезнең төрле почмакларына таралып исемнәрен дөньяга таныталар.

Бүген Иске Кормаш мәктәбе коллективы алар белән лаеклы горурлануларын белдерде. 

Кунакларны иртә белән үк мәктәп янында күпереп пешкән икмәк белән укучылар каршы алды.

Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп мәктәпкә дәштеләр. Кунаклар арасында нәкъ тә белем бирү системасына нигез салган Әхмәтхафиз Дәүләтьяровның дәвамчылары-оныклары да бар иде.

Шулай ук танылган рәссам, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Зилфәт Басыйровның улы Васил, кызы Карина да истәлекле бәйрәмгә кайтканнар.

Мәктәп ишек алдына аяк басуга бер төркем милләттәшләребезне укучыларның бию ансамбле һәм «Баламишкин» гармунчылар ансамбле  татар моңнарына төрделәр, тыпырдатып биегән артистларыбызга җаннары кадерле, таныш көйләргә сусаган кунаклар да кушылды.

Менә шулай җылы, дустанә шартларда башланып китте мәктәпнең 130 еллык бәйрәме.

Тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буена урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да катнаша. 

Иске Кормаш мәктәбенең яңа сулыш белән яши башлавы 70 нче еллар уртасына туры килә. Мәктәп директоры Линиф Каһиров өр-яңа типовой мәктәп салдыруга ирешә. Бик көчле укытучылар коллективы туплана. Ул еллардагы истәлекләре белән Рәшит Харисов уртаклашты. Линиф Каһировның укытучылар, укучылар өчен җан атып торган җитәкче булуы турында сөйләде. Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова Линиф Каһиров истәлегенә мемориаль такта ачарга ниятләүләрен белдерде, бүгенге юбилей бәйрәме кысаларында атаклы педагогның исеме мәңгеләштерелде.

Мәктәп үзенең үткән тарихын, данлыклы якташларының исемен бар дөньяга танытуда, мәңгеләштерүдә зур эш башкара. Күренекле рәссамнарның юлын дәвам итәрлек чаралар уздыра. Шуларның берсе рәсем ясау түгәрәгенең эш барышын карадык. Зилфәт Басыйров исемендәге рәсем конкурсына да шушында йомгак ясалды. 

Икенче тукталыш иҗат һәм фән тукталышы иде. Биредә мәктәпне тәмамлап әдип булып өлгереп җиткән кызлар-егетләр үз иҗатлары белән таныштырдылар.

Укучылар бәйрәм барышында  журналист Әлфия Самат, шагыйрь Фидаил Мәҗитов, «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин һәм башкалар белән аралаштылар, алардан фәһемле киңәшләр ишеттеләр. Шагыйрьләр Ринат һәм Фәйрүзә Мөслимовлар, галимнәр Рәмилә һәм Рушания Нурлыгаяновлар турында да белдек. Бу хакта укучылар фән тукталышында бәян иттеләр. 

Алдагы тукталыш- иң кызыклысы һәм истә кала торганы- сәнгать музеенда булды.

Иске Кормаш мәктәбен 3 даһи тәмамлаган- 1922 елда туган Әсгать Сәфәргалин, 1924 елда туган Васил Маликов, 1927 елда туган Зилфәт Басыйровка иҗат орлыклары шушы мәктәптә салына.

Уфада яшәүче Зилфәт Басыйров 1987 елда мәктәп белән тыгыз элемтә урнаштыра. 70 кә якын скульптура әсәрен, картиналарын бүләк итә. Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалин, РСФСРның һәм Татарстаннның атказанган скульпторы Васил Маликовны да сагынып искә алдылар, алар турында хатирәләр авылдашларның күңелендә бик күп булып чыкты. Экскурсоводлар бер-берсен алыштырып кунакларга бай мәгълүмат бирделәр. Бала сынының прототибы Карина бүгенге юбилей уңаеннан әтисенең туган авылына кайтып тамырларын барлады, улы Макар белән үзенең кечкенә чактагы сыны янында фотога төштеләр.

Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова әлеге чараның мөһимлеге 130 еллык тарихны барлау, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыруда икәнлеген әйтте. Кунакларга шушы очрашуга кайтулары өчен рәхмәт белдерде. 

 - Мәктәптә 35 нче елымны эшлим. Авылда мәгърифәтчелеккә нигез моннан 130 ел элек салына. Хәзерге вакытта төп гомуми белем бирү мәктәбе булып торабыз. Кызганыч, балалар саны кимегәч 2011 елда урта мәктәп булудан туктадык. 33 укучы, 12 укытучы белән үз эшчәнлегебезне алып барабыз. Балалар бакчасында 9 бала тәрбияләнә,-  дип мәктәпнең авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә актив эшчәнлек алып баруын билгеләп узды. Мәктәпнең түбәсен алыштыруда зур ярдәм кулы сузган мәктәпнең элеккеге укучысы Фарис Фәтхиевка рәхмәтен белдерде.

Мәктәпнең мәҗлесләр залында бәйрәм әле дә дәвам итә.

Сәхнәдә укучылар, укытучылар бик матур әзерләнгән эчтәлекле чыгышлары, концерт номерлары белән үткән тарихыбызны барлый, мәктәпнең бүгенге уңышларын күрсәтә. Чыгышларның барысы да фотомизгелләр белән экранда дәлилләп барыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев