30 апрель 2024 яңалыклары
-
Бүген татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды
Бүген, 30 апрельдә татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды.
-
«Игенче даны»на озак еллар мөхәррирлек иткән күренекле шәхес Рафис Шәехов мәңгелеккә арабыздан китте
Бүген Актанышта, озак еллар район газетасын җитәкләгән Рафис Габдулла улы Шәехов белән хушлаштылар.
-
Май бәйрәмнәрендә юлларда аеруча сак булыгыз!
Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары, ЮХИДИның пропаганда бүлеге белән берлектә даими рәвештә профлактик эшләр алып баруларга карамастан көннәр җылытуга ике көпчәкле матай-скутерларда җилдерүче яшьләребез нык артты. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыбызга әлеге куркыныч замана уенчыгын кулларына тоттырганчы тагын бер кат уйланыйк. Юл кагыйдәләрен үтәү, саклану турында һәрбер балага үткәзерлек итеп аңлатыйк. Минзәлә районындагы кебек фаҗигаләр булмасын, берәүнең дә ишеген кайгы җиле какмасын!
-
Бөек Җиңү көнендәге тарихи фотосурәттә Яңа Җияш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Вәлиев
Яңа Җияш авылында туып үскәннәр турында район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов та мәгълүматлар юллады. Шуларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Вәлиев турында.
-
#МояГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрхем Төхбәтуллин
Тухбатуллин Шархем Тухбатулла улы, 1921 - 1997 ел.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Галим Гыйлаҗетдинов
Минем бабам Галим Яңа Җияш авылыннан. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка чакырыла. Ул ачы сугышның башыннан ахырына кадәр, 1941 дән 1945 елга кадәр, Җиңү көненә кадәр катнаша. Яу кырында 2 тапкыр каты яралана.
-
Тарих битләрен барлап: Иске Кормаш мәктәбенә 130 ел
1892 елда районыбызның Иске Кормаш авылына Әхмәтхафиз Дәүләтьяров кайтып беренче уку йорты- мәдрәсә ача. 1917 елның 1 октябреннән әлеге уку йорты инде чын мәдрәсәләрдән бер дә калышмый. Укулар барган бинаның мәйданы 96 кв. метр аршин, күләме 288 куб аршин була. Мичкә ягып җылытыла. Рәсми төстә укулар 10 октябрьдән башлана. Биредә күрше-тирә авыллардан да килеп укыйлар. Сыйныфлы укыту системасында Әхмәтхафиз хәзрәттән башка тагын 7 мөгаллим белем бирә. Әхмәтхафиз хәзрәтнең вафатыннан соң аның эшен балалары- Мидхәт һәм Гөлсем, Хөмәйрә Дәүләтьяровлар, оныклары дәвам итә. Бу гаиләнең педагоглык стажы 400 елдан арта.
-
Мунча дәвалый
Зирек миллеге нидән дәвалый?
-
Җитен мае файдалы
Җитен мае ашкайнатуны яхшырта, токсиннарны чыгарып, ябыгырга ярдәм итә. Моңардан башка да организмга уңай тәэсире бик күп.
-
Якташларым - Советлар Союзы Геройлары
Тиздән Бөек Җиңүгә 79 ел тула. 1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен миллионлаганнарның гомере өзелә. Изге җиребезнең чикләрен сакларга көрәшкә күтәрелгән батырлар арасында райондашларыбызның исеме ил тарихына уеп язылган. Якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләре белән хөрмәтләнделәр, ә биш якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
-
Бүген Янгын сагы хезмәткәрләре көне!
Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы - аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде.