Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

ГАСЫРЛАР ХИКМӘТЕ: Башкалар тышкы кыяфәтен матурлаганда син эчке дөньяңны бизә

✓ Башкалар тышкы кыяфәтен матурлыйм дип тырышып йөргәндә, син эчке дөньяңны кайгыртып, күңелеңне бизә. (Җәләлетдин Руми)

✓ Сез башкалар гөнаһларын хөкем итәсез... Үзегездән башлагыз – кешенекен күрмәссез... (В. Шекспир)
✓ Берәү күркәм чәчкәләрнең гаҗәп исен тоймый,
Кемдер исә ачы үләннәрдән ширбәт ясый.
Кемгәдер бер сынык икмәк бирсәң – һич онытмас,
Кемгәдер җаныңны фида кылсаң да – аңламас...
(Гомәр Хәйәм)
✓ Мөршид Мөхәммәд әфәнде исемле хикмәт иясе үз улын хәрби хезмәткә озатканда, аннан: “Җитәкчеләрдән улыңны яхшы җиргә урнаштыруны үтенмисеңме соң?” – дип сорадылар. Шәех исә болай дигән: “Аллаһ булмаган урын юк бит. Ә Ул булган җирдә начар булмый” (ягъни кеше Аллаһка ихлас ышанса, кайда булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламый - Р. К.).
✓ Килгән бәла-казаны кабул итүең белән, күк капкасы шундук синең алдында ачылыр. (Җәләлетдин Руми).
✓ Матур сөйләүчеләрнең бер кимчелеге бар: алар дәшмичә тора алмый. (Локман Хәким)
✓ Акыллы кеше гадәттә кыска сүзле була. (Гали ибне Әбү Талиб)
✓ Аллаһ колы, башкалардан яшерергә тырышып, ниндидер начар, кабахәт эш кылса, Аллаһы Тәгалә шул кешенең шушы яман эшен аның йөзендә чагылдырыр һәм ул сөйләгән сүзләре аша белдерер. (Госман ибне Гаффән)
✓ Рәхимсезлек һәм кырыслык күрсәтмичә, көчле бул, һәм зәгыйфьлек күрсәтмичә, йомшак бул. (Гомәр ибне Хәттаб)
✓ Ахмак һәм томана шулдыр, кем мәңгелектәге тормышын шушы фани дөньяның вакытлыча бирелгән нигъмәтләренә сата. (Гомәр ибне Хәттаб)
✓ Игелек – сараннарда, вәкаләтләр – булдыксызларда, ә иман мәчетләрдә генә калса, кылган эш-гамәлләрегез нәтиҗәсез һәм файдасыз булачак. (Әбү Бәкер әс-Сыйддыйк)
✓ Йә Аллаһ! Гомеремнең иң бәхетле мизгеле аның ахыры булсын... (Әбү Бәкер әс-Сыйддыйк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев