Ватан символы-кулларда!
Бу мөһим

Ватан символы-кулларда!

Бүген – Россия флагы көне. Бу көнне Актанышта тантаналы чара узды. Районыбызның 14 яшен тутырган 6 яшь егет һәм кызы беренче тапкыр кулларына паспортлар алды.

Район башлыгы Ленар Зарипов яшьләрне котлап изге теләкләрен җиткерде, аларга илебезгә, туган җиргә мәхәббәт, намуслы хезмәт һәм ватанпәрварлык теләде. Ленар Рафак улы әлеге документ – бары тик законлы таныклык кына түгел, ә бәлки Ватан алдындагы җаваплылык символы икәнен ассызыклады.

Россия флагы көнендә яшь райондашларыбызга паспорт тапшырыдылар

«Бердәм Россия» партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма сәркатибе Зәһинә Исламова яшь гражданнарга Россия флагы төсендәге махсус паспорт тышлыклары тапшырды. Бу бүләк аларга дәүләт символларының мөһимлеген һәрвакыт искә төшереп торсын.

Россия флагы көнендә яшь райондашларыбызга паспорт тапшырыдылар

Чарада тарихчы Рөстәм Мусин Россия флагының килеп чыгышы, аның төсләренең мәгънәсе һәм ил тарихындагы әһәмияте турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Ул әйтеп узганча, өч төс – ак, зәңгәр һәм кызыл – безнең халкыбызның батырлыгын, тугрылыгын һәм рухи байлыгын гәүдәләндерә.

Россия флагы көнендә яшь райондашларыбызга паспорт тапшырдылар

Яшьләр бу көнне озак истә калдырачак, чөнки алар тормышларында мөһим адым ясады – балигълыкка аяк бастылар. Тантаналы шартларда тапшырылган паспорт аларга үз илләренең тулы хокуклы гражданнары булуларын хис итәргә мөмкинлек бирде.

 


Нет комментариев