Лениногорск районында ат сөючеләр өчен зур бәйрәм — III Бөтенрәсәй «Татар аты» фестивале узды. Бу чарада республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар җыелды. Ат спортын яратучылар, асыл токымлы атлар ияләре һәм тамашачылар өчен бай программа әзерләнгән иде.
Актаныш районы да бу зур чарада читтә калмады. Ат жанлы райондашларыбыз үз осталыкларын күрсәтеп, фестивальдә актив катнашты. Актаныш районы данын Әтәс авыл җирлегеннән Назыйм Салихов яклады. Ул туган районының намусын лаеклы саклап, жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итте.
Райондашларыбыз мондый дәрәҗәле чараларда катнашып, Актанышның исемен еракларга танытуны дәвам итә. Ә без аларга алдагы уңышлар телибез!
Нет комментариев