Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

«Мистер Сидр«ны эзләп тапканнар икән!

Сездәге кибетләрдә бу куркыныч нәрсә күренмиме? Россиянең берничә төбәгендә эчеп кешеләр һәлак булган эчемлек «Мистер Сидр» ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов хәбәр иткәнчә республика кибетләренең киштәләрендә юк!

Бигрәк яхшы да! Чөнки бу сыра эчемлеген эчкәннән соң Удмуртиядә, Ульяновск, Самара һәм Нижегород өлкәләрендә барлыгы 2 дистә кешенең гомере өзелде, 3 дистәдән артыгының сәламәтлегенә зыян килде. Агуланучылар арасында Ульяновск өлкәсеннән 16 яшьлек кыз да бар. Ул әлеге сыра эчемлеген апасы белән кулланган. Бүген кыз реанимациядә авыр хәлдә ята.
Агуланган кешеләрнең барысында да бер үк билгеләр: косасы килү, тән тиресе агару һәм күз астында «капчыклар» барлыкка килү. Кайбер мәгълүмат чыганакларында күзләр сукрайганы да языла.
Хәвефле эчемлекне Самара заводында җитештергәннәр. Предприятие хуҗасы кулга алынган. Әйтүләренчә, сидр составында метанол табылган. Бу техник спирт нык агулы, әмма тәме һәм исе буенча аны эчәргә яраклысыннан аерып булмый. Кеше өчен үлемечле доза — 15 мл метанол. Билгеләре шунда ук барлыкка килми, диләр белгечләр.
Бәхеткә, безнең республикада әлеге эчемлектән зыян күрүчеләр теркәлмәгән, кибетләрдә дә юк. Шулай да мондый куркыныч хәлләрдән азат булу өчен бары тик хәмерле эчемлекләрне кулланмау хәерле! Ә инде бу сидрны җитештерүче эшмәкәрне кулга алганнар, дип хәбәр ителә «Челнинские известия» сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев