Җинаять эше район судына җибәрелгән.
Актаныш районы прокуратурасы 2026 елның 15 сентябрендә җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эшен Актаныш район судына җибәрде. Ул мошенниклыкта һәм үзенә карата җинаять кылынуы турында белә торып ялган хәбәр бирүдә гаепләнә.
Җинаять эше буенча гаепләү карары район прокуратурасы тарафыннан 9 сентябрьдә расланган. Ир-атка Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 1нче өлеше һәм 306нчы маддәсе 1нче өлеше буенча гаепләү белдерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 27 сентябрендә ир-ат, теркәлү урынында булып, кулланучылар өчен микрозайм алу турында гариза тутыра. Анкетада ул яшәү урыны, хезмәт хакы күләме, эш урыны һәм вазифасы турында дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтә.
Шул ук көнне «Русзаймсервис» МКК ҖЧҖ аның гаризасын хуплап, 26 500 сум күләмендә кулланучылар кредиты килешүе төзи. Әлеге сумманың 6150 сумы «Финансовый доктор» программасына керү мөмкинлеге бирү буенча өстәмә хезмәтләр өчен, 350 сумы лицензия ачкычы сатып алу өчен каралган.
Моннан тыш, җирле кеше үзенә карата билгесез затлар тарафыннан җинаять кылынуы турында белә торып ялган хәбәр бирүдә дә гаепләнә.
Тикшерү барышында займ рәсмиләштерү өчен кулланылган дип саналган «iPhone XR» смартфоны тартып алынган. Ул матди дәлил буларак танылган һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә саклана.
Җинаять эше асылда карау өчен Актаныш район судына җибәрелгән.
Закон нигезендә, гаепләнүче гаебе суд тарафыннан билгеләнгән тәртиптә исбатланганчы һәм судның законлы көченә кергән хөкеме белән расланганчы гаепсез дип санала.
Актаныш районы прокуратурасы
Нет комментариев