Веб-редактор автор яңалыклары
-
Актаныш район үзәк хастаханәсе командасы Мөслимдә медицина хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты
Мөслимдә медицина хезмәткәрләренең республика спартакиадасы зона туры узды.
-
Районыбызның йөзек кашы- «Агыйдел» ансамбле Әстерханда XIII Авыл Сабан туенда катнаша
Россия буйлап Сабан туйлары гөрли. 27 май көнне Әстерхан өлкәсендә XIII Авыл Сабан туе узачак.
-
Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата
Һәр үсемлекнең дымга таләбе төрле.
-
ТАРЫ — АШКАЗАНЫНА ДӘВА
Тары ярмасына чеби боткасы дип борын җыерып карамагыз. Тары — борынгы культура, ул бодай, арыш, дөге, карабодайдан күпкә алдарак үстерелгән.
-
Түбән Кама Сабан туен 18 енә күчергәннәр
Быел Сабантуй бәйрәмнәре авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә 10-11 июнь көннәрендә узачак дигән Татарстан Республикасы Рәисе Указы чыккан иде. Бүген Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников Сабан туеның күпсанлы шәһәр һәм район халкы соравы буенча 18 июньгә күчерелүе турында хәбәр итте.
-
Тукай районында 7 яшьлек кыз суга баткан
Коену сезоны 1 июньнән генә башлана- инде бер баланы югалттык
-
Соңгы кыңгырау-2023: Иртәгә районыбыз мәктәпләрендә бәйрәм тантаналары көтелә
Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы йөзләгән укучы өчен иртәгә, 23 май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак.
-
Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез
Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
-
Түбән Камада яшәүче якташлар туган авыллары Такталачыкта су будкасы ясап куйган
Авылларыбыз яшәешенә битараф булмаган, читтә яшәүләренә карамастан җирлек сулышы белән гомер итүче, авылларыбызны чисталыкта, матурлыкта тотуга ярдәм күрсәтүче авылдашларыбыз көннән-көн артуы сөендерә.
-
Районыбыз укытучылары Абунәче көнендә «Актаныш таңнары» газетасына язылды
Бүген районыбызның иҗатчы мөгаллимнәре өчен очрашу-күрешү кичәсе узды. Укытучылар берочтан Абунәче көнендә дә катнашты.
-
Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне
Халыкара бәйрәм бүген, Илдә гаилә көне, Гаилә учагы янсын, Дөрләсен еллар буе!
-
Ир намусы- ил намусы: Иске Кормаш мәктәбе укучылары Ватаныбыз сакчылары белән очрашты
6 май көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ир намусы- ил намусы» дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Ул мәктәптә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үз өлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде.
-
Районыбызның «Бүләк» лагеренда Курган өлкәсенең янгын булган Эчкен авылы балалары ял итәчәк
«Бүләк лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен «Тел» сменасы башлана. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы да булачак, укытучыга хезмәт хакы түләнәчәк. Смена Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла, Эчкен авылы балаларын да лагерьга чакыру – министр Илсур Һадиуллинның инициативасы», - диде министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.
-
Бүген «Батыр» спорткомплексында бадминтон буенча ачык беренчелек ярышлары узды
Әлеге турнир Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланды. Анда Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан 70 тән артык укучы катнашты.
-
Нур Баянның туган көне алдыннан Пучы мәктәбе укучылары иҗатын кабат хәтерләрендә яңартты
15 май фронтовик-шагыйрь Нур Галим улы Баяновның туган көне.