Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Исерек абыйсы йөрткән квадроциклдан егылып бер бала һәлак булган

Фаҗига 12 август кичендә Тукай районының Мадьяр авылында булган. Гаилә әлеге авылга туганнарына ял итәргә килә. Хокук саклау органнарына ата-аналар аларның баланың сарай түбәсеннән егылып төшеп үлүен әйтәләр.

Әмма тикшерү барышында малайның абыйсы йөрткән квадроциклдан егылып төшеп һәлак булуы ачыклана. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек килеш рульгә утырган. Ә сарай турындагы тарихны әти-әнисе туганнарын яклар өчен уйлап чыгарган.

Хәзер ир- атны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән өчен хөкем итәчәкләр. Бу маддә 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев