Баклажаннан «Манжо» салаты
Бакчада җәй буена иркәләп үстергән яшелчәләрдән оста хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле салат, консервлар ясый. Сезгә баклажан белән «Манжо» салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
Помидор-3 кг,
Баклажан-2 кг,
Болгар борычы-2 кг,
Суган -1 кг,
Кишер-300 грамм,
Сарымсак - 1 баш,
Үсемлек мае-200 грамм,
Уксус, 9%-100 грамм,
Тоз-100 грамм,
Шикәр комы- 100 грамм,
Кара борыч- 0,5 аш кашыгы,
Ачы борычның 1/5 өлеше.
Эш барышы:
Иттарткычтан помидорны чыгарыгыз. Баклажан һәм суганны боҗралап, борычны саламлап турагыз. Ә ачы борыч, кишер, сарымсакны иттарткычтан
Чыгарыгыз. Барлык яшелчәләрне бергә кушып шикәр комы, тоз, серкә, борыч һәм үсемлек мае өстәп кайнатырга куегыз, кайнап чыкканнан соң әкрен утта 40 минут пешерегез. Манжо салатын коры стерильләштерелгән банкаларга салыгыз һәм калай капкачлар белән ябыгыз. Яшелчә салатыгыз кышкы көннәрдә җәй ямен искә төшерер. Манжо ит, балык ризыклары янына бик тәмле кабымлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев