Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы агрономы Айзат Фазуллин: Хәзер бар үсемлекләргә дә яңгыр кирәк

Бүген игенче барыбыздан да ныграк яңгыр яуганын көтә. Зур өметләр баглап, озын кыштан ук барлык мөмкинлекләрне туплап туфракка иңдергән уҗымнарның күкрәп үсеп китүе нәкъ тә шифалы яңгырларга бәйле.

 

                 Районыбызның “Әнәк” агрофирмасы чәчүләрне тулысынча тәмамлап үсемлекләрне тукландыру, техникаларны урып-җыю эшенә әзерләү эшенә керешкән. “Әнәк” агрофирмасының Актаныш районындагы 11 мең гектарга якын җирендә бөртеклелеләр, 5 мең гектарында техник культуралар чәчелгән. Баш агроном Айзат Фазуллин белән очрашып агрофирманың язгы чәчү эшенә күзәтү ясадык.

               -  Быел язгы чәчү эшләре 15- 20 көнгә иртәрәк башланды. Шуңа бәйле рәвештә чәчү эшләре дә 15-20 көнгә иртәрәк тәмамланды. Кыр эшләренә быелгы язда һава торышы бик уңай килде. Чәчү барышында барлык технологияләр төгәл үтәлде.  Ашлама бер гектарга тәэсир итү көченнән 92 килограммда кертелде. Хәзерге вакытта үсемлекләрне тамырдан да, яфрактан да тукландырабыз. Авыруларга, чүп үләннәренә каршы микроэлементлар белән эшкәртү бара, -ди Айзат Фаис улы. 

-Белеп торабыз, “Әнәк” агрофирмасының техник куәте районда иң югарысы. Шушы трактор- машиналар белән идарә итеп чәчү эшләрен җиңел кулдан башкарып чыккан механизаторлар белән таныштырыгыз әле.

 


- Язгы чәчү эшен 5 ДНС, Джон Дир, Грен Плейс - барысы 7 чәчкеч белән башкарып чыктык. 4 кукуруза, 1 көнбагыш чәчү чәчкечләребез эшләде. Төп эшчеләребез әтиле-уллы Валерий һәм Илдус Солтановлар,  Марат Хәйретдинов, Радик Габидинов, Наил Гыйлаҗевлар бик матур итеп чәчүне ахырына җиткерделәр. Хәзер әлеге механизаторлар техникаларын ремонтлыйлар, пар җирләрен эшкәртәләр. 

 


- Май башында кырау төшеп байтак үсемлекләргә зыян салды. Сездә хәлләр ничегрәк?

-Әйе, "Әнәк" агрофирмасының басуларына да салкын тиде. Бигрәк тә терлек азыгына дигән люцернага зыян килде. Хәзер өшегән урыннарга безнең климатка яраклы судан үләнен чәчү турында уйланабыз.  Минзәлә районындагы җирләребездә 300 гектар горчицаны бозып чәчәргә туры килә.  Кукурузаның тамырлары исән, алар яңгыр яуса, күтәрелеп китәчәк. Гомумән, хәзер бар үсемлекләргә дә яңгыр кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев