Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге хуҗалык комбайнчылары ярдәмчеләрен «Ут малайлар!» дип мактый

Актаныш районының кыр батырларыныэ эш күрсәткечләрен Нур Баян исемендәге хуҗалык комбайнчысы Илшат Ханнанов әйди. Урып-җыю башланганнан соң игенченең гомуми эш күрсәткече 15 мең центнердан артып китте. Әлеге матур хезмәт нәтиҗәсендә ул үзенең ярдәмчесе Илназ Әхмәтовның да өлеше зур дип бәяли. Гомумән, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта өч комбайнчының да ярдәмчеләре бар, аларны механизаторлар «Ут малайлар!» дип мактый.

Быелгы яңгырлы килгән урып-җыю сезоны комбайнчыларның эшен шактый катлауландырды. Кыр корабының урагын бик тиз юеш туфрак урап ала. Тәмам өлгереп җитешкән башакларга кагылу белән коелырга гына торалар. Мондый чакта комбайннарны туктатуга, ярдәмчеләре «Эх», дигәнче сикереп тә төшәләр, уракларны чистартып та куялар.  Гомумән, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта өч комбайнчының да ярдәмчеләре бар. 

Күпчелек комбайнчыларның хезмәт юлы нәкъ тә шушы ярдәмче булып эшләүдән башланган да инде. Авылда игенче һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтле, мактаулы һөнәрләрнең берсе булды. Икмәк үстерү өчен туган җирне ярату гына түгел, ә техниканы да камил белү кирәк. Илшат Ханнанов шундый тырышларның берсе. Ул тумышы белән Пучы авылыннан, армия хезмәтен исәпләмәгәндә, туган җиреннән бер минутка да аерылмаган. Кайчандыр «Дон» комбайнында туган як кырларын иңләсә, соңгы елларда «Акрос» белән урып-җыю эшләрен башкара. 

- Кечкенә генә адымнар белән алга барабыз. 17 августта уракка төшкән идем. Икмәк юеш булса да киптерергә мөкинлегебез булганга урып-җыю эшләрен башкара алдык. Иртән эшкә алты тулганда киләбез, паркта кирәк-яракларны җыйнап чыккач, басуга юл тотабыз. Һава торышы томанлы,  җир дымлы булмаса, кереп тә китәбез. Чык төшкәнче эшлибез. Илназның ярдәме бик күп. Юеш булгач, ургыч балчыкны  сөрә, аны чистартып торырга кирәк,- ди алдынгы комбайнчы.

«Тукано» комбайнын иярләүче Равил Сәлимов та хезмәттәшеннән калышмый. Хуҗалыкта эшләвенә 42 ел, шуның 13ендә ел да урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра. Ярдәмчесе Камил Гарифҗанов әле беренче ел гына басу эшендә. Технология техникумы студенты көн саен Актаныштан килә, Равил абыйсының кушканын төгәл үти. 

Азат Муллагалиев исә нинди генә маркалы комбайннарга утырмаган, «Нива», «Сибиряк», «Дон» кыр корабларыннан соң аңа «Класс» комбайнын тапшыралар. Кулдашы Рамил Шәймәрдәновка тәҗрибәле механизатор урып-җыю серләрен төшендерә. 

-Быелгы урак нервларны нык сынады, юеш басудан икмәкне җыйнап алу җиңеллләрдән түгел. Акрынрак йөрергә, уракны астанрак көйләргә тырыштык. Башак җирдә калса, борчылдырта. Хәзер аязытты, сыйфат ягы яхшырды. 

Без дә өлкәнәйдек, яшьләргә яхшы хезмәт хакы түләнсә, торырга өй салып бирсәләр, алар авылга кайтыр иде. Шәһәр җирендә дә беркемне дә көтеп тормыйлар. Авылда төпләнсәләр, авыллар да бетмәс иде, -ди игенче. 

Рамил Шәймәрдәнов өлкән комбайнчының кәефен төшермәскә тырыша, иртән иртүк Чәчердән Пучыга эшкә вакытында килеп җитә. 

Иртән килү белән комбайнны чистартам, юам, детальләрен майлыйм, ватылса Азат абыйга ремонтлашам,-ди быел унберенче сыйныфка барачак егет. 

Баш инженер Айзат Муллагалиев та комбайнчы ярдәмчеләренә зур өметләр баглый, киләчәктә егетләр хуҗалыкка кайтырлар дигән өметтә ул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев