Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге хуҗалык киләсе елга көзге бодай мәйданнарын арттырачак

Игенче әле басудагы икмәкне кайтарып урнаштырырга өлгермәде, инде алдагы елда нинди культураларны чәчәсе турында уйлана да башлады. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта киләсе елга көзге бодай мәйданнарын арттырачаклар. Әлеге культура өметләрне аклаган, бер гектардан уртача уңыш 35 центнерны тәшкил итә.

 Нур Баян исемендәге хуҗалык уңганнары аяз көннәрнең кадерен белергә ашыга. 2086 гектардагы бөртекле культураларның 530 гектарыннан гына уңышны җыеп аласы кала. Анысын да тиз арада һава торышы бозылганчы амбарларга алып кайтырга исәплиләр.  

Хуҗалыкның кыр батырлары үзара дус, тату, гектар өчен түгел, ә икмәкне югалтмыйча җыеп алу өчен бердәм көрәшә хезмәтчәннәр. Без аларны арпа басуларын иңләгәндә бик аз вакытка гына тоткарлап алдык. Өч комбайн бер-берсеннән беразга гына калышып мәйданнарны иңлиләр. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, биредә комбайнчылар үзләренә ярдәмчеләр дә алган. Баш инженер Айзат Муллагалиев әлеге яшьләргә зур өметләр баглый, киләчәктә егетләр хуҗалыкка кайтырлар дигән өметтә ул. 

- Урып-җыю эшләре елдагыча оешкан төстә бара. Техникаларыбыз төзек, запас частьларны Рязаньнан ук алып кайтып куйдык. Хезмәтчәннәребез ышанычлы, комбайнчыларыбыз, аларның ярдәмчеләренең матур итеп эшләвенә сөенәбез. Гадәттә,  Нур Баян исемендәге хуҗалык урып-җыю эшләрен 25 көндә тәмамлый иде. Быел ел яңгырлы килгәч, тоткарланабыз. Арпаның уртача уңышы 33 центнер. Дымлылык 14- 16 процент.  Уңышны җыеп алган комбайннарны йөк машиналары көтеп тора.  Икмәк кайту белән киптергечләрдә җилгәрелә, КЗС көн дәвамында эшли,- ди Айзат Муллагалиев. 

Көзге бодай уңышы, чагыштырмача, бик яхшы, гектарыннан уртача 33 центнер җыеп алганнар. Аның мәйданын алдагы елда 1050 гектардан 1200 гектарга җиткерергә уйлыйлар. 

Бөртеклеләрне, аның саламын кипләп урнаштыру белән басуларны сөреп көзге чәчүгә әзерлиләр. Фидан Галиев, Радик Галәветдинов туфракны тирәнәйтеп тә, дисклы агрегат белән дә сөрәләр. Урып-җыюны тәмамлауга комбайнчылар җир эшкәртү эшенә кушылачак.

Инде урак тәмамлану алдында дисәк тә була. Шушы атнада арпа һәм язгы бодай басуларындагы икмәкләр дә амбарларда урын алачак, бары көннәр генә көйсезләнмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев