Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Таныш булыгыз: «Әнәк» агрофирмасының кыр батыры Марат Хәйретдинов

Районыбыз игенчеләренең язгы кыр эшләрен тәмамлаган көннәре. Инде башкарылган хезмәткә нәтиҗәләр ясарга була. «Әнәк» агрофирмасының кыр батырлары чәчүне төгәлләгәч тә эштән бушамый әле. Хәзер алар техникаларын ремонтлый, баш калкыткан уҗымнарны ашлый, урып-җыюга әзерләнә. Шундый хезмәт батырларының берсе- Марат Хәйретдинов.

                    Марат Хәйретдинов «Әнәк» агрофирмасы оешканнан бирле шушында механизатор булып эшли.  Тумышы белән ул Колын авылыннан. Яшь чагында Ижау, Чаллы шәһәрләрендә яшәп ала. Әмма туган җир туфрагы барыбер үзенә тарта. 2001 елда “Беларусь» тракторына утыра, тимер аты белән чәчүен дә чәчә, башка төр эшләрне дә намус белән башкара.

Хәзер Марат  “Джон Дир” тракторын иярли. Җәйге каникулларда улы Руслан да әтисенә ияреп басуга чыга, ярдәмче булып эшли. Егет хәзер югары уку йортын тәмамлап энергетик булып хезмәт куя.

               Быелгы чәчү барышында Марат Хәйретдинов 2 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчү эшләрен башкарган.  “Әнәк” агрофирмасы менә шундый хезмәтсөярләре белән дә данлыклы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев