Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңышның нигезе- сыйфатлы орлык!

Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәдә сыйфатлы орлык әзерләү мәсьәләсенә зур урын бирелде. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфкать Сәрвәров күрсәтмә чыгышында бу хакта җентекләп аңлатты.

Әфка Сәрвәров язгы чәчүгә орлыкларны дөрес әзерләү, үсемлекләрдәге авыруларны кисәтү, аларга каршы көрәш чаралары турында тәфсилле аңлатмалар бирде. Белгеч иң элек фузариоз авыруына тукталды. Аның сүзләренчә, әлеге авыру арпа һәм бодайда киң таралган һәм хәтта орлыкның 0,2 проценты гына зарарланган булса да, андый ашлык элеватор тарафыннан кабул ителми, чөнки ул азык-төлек өчен яраксыз санала.

Шуңа күрә орлыкны чәчүгә әзерләгәндә тамырдагы инфекцияләрне юк итү, ә вегетация чорында авыру билгеләре күренсә, алдан ук саклану чараларын планлаштыру зарур. Шулай ук белгеч күгәрек, альтернариоз кебек авыруларга җитди игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Бу максатта фитоэкспертиза үткәрү мөһим, чөнки ул кайсы препаратны һәм нинди күләмдә кулланырга кирәклеген төгәл билгеләргә ярдәм итә.

Семинар барышында соя, көнбагыш, борчак кебек культураларына карата таләпләр каралды. Әфка Әбелгас улы орлыкларның сыйфатын документларга гына таянып бәяләмәскә, ә хуҗалык шартларында өстәмә тикшерүләр үткәрергә киңәш итте. Чөнки гамәлдә күрсәткечләр еш кына кәгазьдә күрсәтелгән саннардан түбәнрәк була.

Борчакта очрый торган авырулар һәм корткычлар, аеруча зерновка мәсьәләсе дә күтәрелде. Соңгы елларда бу корткыч белән көрәш нәтиҗәле алып барылса да, быел кабат аның билгеләре күренә башлаган. Вегетация чорында аерым эшкәртү һәм вакытында фумигация үткәрүнең әһәмияте зур.

Чыгышында Әфкать Сәрвәров шулай ук «ГуматСиб – богатый урожай» микроашламасы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге препарат гумин кислоталарга нигезләнгән һәм үсемлекләрнең үсешенә уңай йогынты ясый, шул ук вакытта бәясе дә башка микроашламалар белән чагыштырганда күпкә арзанрак.

Көнбагыш үстерүгә кагылышлы киңәшләр дә яңгырады. Белгеч төрле өлгерү вакытына ия булган сортларны кулланырга тәкъдим итте, чөнки һава шартларына карап алар төрлечә уңыш бирә. Шулай ук үсемлекләрне вакытында тукландыру һәм сорт үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһимлеге ассызыкланды.

Кукуруз һәм башка культуралар буенча да агротехник таләпләрне төгәл үтәү, чәчү нормаларын һәм шартларын дөрес сайлау кирәклеге билгеләп үтелде. Чәчү эшләрендә һәр сортның үзенчәлекләрен исәпкә алу югары уңыш алуның төп шартларының берсе булып тора.

Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар язгы кыр эшләрен нәтиҗәле үткәрү өчен кирәкле мәгълүмат алды, тәҗрибә уртаклашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев