23 март 2026 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш тамашачысына «Хәзинә» программасын тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш тамашачысына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә «Хәзинә» программасын тәкъдим итте.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә башлады
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
-
Татарстан представит опыт поддержки детей с РАС на конференции «Мосты понимания» в Казани
Первая Международная научно-практическая конференция «Мосты понимания: практики с доказанной эффективностью для людей с аутизмом» пройдет в Казани 27-28 марта. На участие в конференции поданы заявки из разных регионов России. Об этом стало известного сегодня на пресс-конференции в «Татар-информе».
-
«Нур Баян» командасы Чаллының юбилеена багышланган көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясады
22 март көнне Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы Яр Чаллы шәһәренең төзелүенә 400 ел һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгуына 50 ел тулу уңаеннан Чаллы шәһәрендә уздырылган татарча көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Актаныш теннисчысы — республика ярышлары призёры
21–22 март көннәрендә Саба районында өстәл теннисы буенча Нургали Миңнеханов истәлегенә республика беренчелеге узды.
-
Март аенда машина йөртү таныклыгын алдылар
Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозу очрагы теркәлде. Бәдриев Рәйхан Раян улы исерек хәлдә транспорт чарасын идарә иткән.
-
Иртәгә 12 градуска кадәр җылытачак
«Актаныш муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе» 24 мартка һава торышы буенча фаразын тәкъдим итә:
-
Актаныш авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Рәшит Исламов гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр
Актаныш авылында яшәп, 2025 елда махсус хәрби операциягә контракт төзеп фронтка киткән Рәшит Исламовның гаиләсенә ярдәм күрсәтелде: бер йөк машинасы утын китерелде. Утынны Рәшитнең апасының кызы Эльмира Галиева кабул итеп алды.
-
БПЛА белән эшләргә өйрәнгән хәрбиләргә тыныч тормышта да ихтыяҗ зур булачак
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә (БПЛА) хезмәт иткән һәм әлеге техника белән эшләү күнекмәләрен үзләштергән хәрбиләр гражданлык өлкәсендә дә зур ихтыяҗ табачак. Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
-
Уңышның нигезе- сыйфатлы орлык!
Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәдә сыйфатлы орлык әзерләү мәсьәләсенә зур урын бирелде. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфкать Сәрвәров күрсәтмә чыгышында бу хакта җентекләп аңлатты.
-
Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Якупова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Нәүширван кызы Якупова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникуллар алдыннан Киров мәктәбе укучылары белән очрашты
Актаныш районы мәктәпләрендә язгы каникуллар алдыннан юл кагыйдәләрен бозмыйча, игътибарлы булып, юлларда куркынычсыз йөрергә өйрәтү максатыннан укучылар белән очрашулар башланды.
-
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза
Бүген Пучы авылында Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза. Чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм белгечләр катнаша. Семинарның Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында оештырылуы очраклы түгел. Узган елгы кырчылык уңышыннан хуҗалык кассасына иң күп күләмдә акча керткән хуҗалыкларның берсе ул. Шулай ук техника яңарту, югары технологияләр кулланып эшләүдә дә алдан баралар.