Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Авыл җирлекләренең хисап җыеннарын төгәлләп: Актаныш авыл җирлегендә ниләр бар?

Бүген районыбызның авыл җирлекләрендәге хисап җыеннарына нокта куеп, Актаныш авыл җирлегендә 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

"Яшьлек" яшьләр үзәгенә хисап җыенына килүчеләрне фойеда Татарстан Республикасының казанышларын тасвирлаган фоторәсемнәр каршы алды.

Янәшәдә үк  тиздән үзмәшгуль булып теркәләчәк оста куллы Гөлназ Гәрәева үз куллары белән ясаган кәрҗиннәрен авылдашларга тәкъдим итте. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Гөлназның эшләре белән кызыксынып карады, аңа киләчәктә уңышлар теләде. Гөлназ кебек эшмәкәрлеккә юл тотучы уңганнарыбыз шактый Актанышта, әлеге ханым кейтеринг хезмәтен дә башлап җибәрде, инде клиентлары көннән-көн арта. Эшлекле кешенең һәр сәгате, һәр минуты алтынга тиң. Юкка гына "Алтыннар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән" димәгәннәр акыл ияләре. Әллә шуңадырмы, "Яшьлек" яшьләр үзәгенә авыл җитәкчесенең хисабын тыңларга килүчеләрнең зур күпчелеген район җитәкчелеге һәм бүләкләнәчәк апа-абыйлар тәшкил итте. 

Камил Әхмәтгалиев авыл башкарма комитетына берничә ай элек кенә җитәкчелеккә килде, әмма аның хисабы тулы эчтәлектә булып, тыңлаучыларда канәгатьлек хисләре генә тудырды. 

Актаныш авылыннан 26 ир-егет мобилизацияләнгән, 12 авылдашыбыз контракт нигезендә махсус хәрби операциядә неонацизм белән көрәшә. Аларга һәм гаиләләренә район халкы һәм җитәкчелек һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора. Шушы батырларыбызга гуманитар ярдәм илтеп җиңүгә рухландырып торган батырыбыз Алмаз Кашаповны җыенда катнашучылар бер минут тынлык белән искә алды. 

Актаныш җирлегендә 10 368 кеше яши. 2519 шәхси хуҗалык, 74 күпфатирлы йортларда 1652 фатир исәпләнә. Ирләр- 5271 кеше, хатын-кызлар- 5097 кеше. Барлык яшәүчеләрнең 6038 е эш яшендәгеләр, 2521-е пенсионер. 

7 балалар бакчасында 705 бала тәрбияләнә, ике урта мәктәп һәм гимназиядә 1883 бала, технология техникумында 342 укучы белем ала. 13 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 18 тыл ветераны, 108 хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы безнең арабызда яши. 

Социаль куркыныч гаиләләр, даими күзәтүдәге гаиләләр бар, алардагы балалар даими күзтүдә. Әмма Камил Әхмәтгалиев авылдашларны янәшәдәгеләргә тагы да игътибарлырак булырга чакырды. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, "яшел елан" белән дуслашкан, яки ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребезне ачыклап аларга ярдәм итәргә кирәклеген искәртте. 

2023 елда Актанышта 6 янгын очрагы теркәлеп, бу фаҗигадә 2 кешенең гомере өзелгән. Авыл башлыгы йортларга янгын хәбәр иткечен куярга кушты, язын-көзен ихатада, капка алларында үләннәрне яндырмаска кушты. "Татар Ямалысы авылында 17 корылманың янып бетүе барыбызга да сабак булды", диде ул.

Актаныш-төзелешләр мәйданы. 2023 елда 49 гаилә яңа йортка күчкән, гомуми торак мәйданы 4419, 5 кв.м. йорт төзелешләренә, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре бирелгән. "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү", "Аренда", "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү", "Тузган торак" программаларыннан да файдаланучылар булу киләчәккә өмет чаткылары уята. Терлек асрау, аның продукциясен сатып табыш алу, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша субсидияләр алу да авылдашларның матди хәленә уңай йогынты ясый. 

Күп кенә урамнарда яшәүче авылдашларыбыз йорт тәрәзәләрен каплап, электр, газ линияләренә тиеп торган карт агачларны кисүне сорыйлар. Бу эш район оешмалары белән берлектә хәл ителеп бара. 

Ә менә хуҗасыз этләрнең гражданнарны куркытып, бәйсез йөрүе һаман да чишелмәгән мәсьәлә булып кала бирә.

Иң сөендергәне- Актаныш урамнарына тәртип керү. Бу бигрәк тә быелгы искиткеч күп карлы кышта нык сизелде. Урамнар вакытында чистартыла, сыйфат ягына да игътибар юнәлтелә. "Татавтодор", "Актаныш юллары", ИТК, "Коммунсервис"  җәмгыятьләре һәр ел фасылында юлларны  ГОСТ таләпләренә туры китереп карап торалар, чистарталар, тигезләп торалар. 

Күпфатирлы йортларны карау, су, канализация системаларын яңарту, ишегалларын уңайлы итү һәм башка эшләр системага салынды. 

2023 елда халыктан җыелган үзара салым акчаларына, аның дүрт өлеше хөкүмәт тарафыннан арттырып бирелде, 22 миллион 749 мең 299 сумлык эш башкарылган. Кызганыч, 2024 елда район үзәкләре өчен үзара салым программасы туктатылды.

Камил Әхмәтгалиев 2024 елга 6 төрле бурычны хәл итәргә кирәклеген әйтте. ИскеИдел ял паркының яр буенда төзелеш эшләрен тәмамлау, 57 нче бистәдә ял паркын төзү, Ленин урамындагы 90 нчы йортны капиталь төзекләндерү,  балалар мәйданчыкларын күбәйтү, күпфатирлы йортларга килә торган су торбаларын алыштыру, "Җидегән" чишмәсен төзекләндерү, территиясен яктырту, зиратларны карау. Үзенең чыгышын Камил Әхмәтгалиев халыкны сайлауларда катнашырга чакырып тәмамлады. 

"Россельхозбанк" җитәкчесе Данияр Салихҗанов банк тарафыннан бирелә торган кредитлар турында таныштырды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Актаныш районының 2023 елдагы социаль-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2024 елга планнар турында сөйләде.

Әлбәттә, җыенда халык үзен кызыксындырган сорауларын да юллады. Районда ит-сөт кебек авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү системасы булмауга борчылу урынлы. Монда инде авылдашларның үзләренә актив булу кирәк. Агросәнәгать базасында эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлек тудырылган. Дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмнәрне алуда район хакимияте ярдәм итәчәк. 

Урамдагы карны чистарту буенча да үтенеч кабул ителде. Сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көнендә аерым хөрмәтләү дә үткәрелер, өлкәннәрнең гозере аяк астына салынмас дигән ышанычта калабыз. 

Хисап җыены ахырында авылыбызны матурлауда зур өлешләрен кертеп чәчәк үстергән ханымнар һәм өмәләрдә актив катнашкан ир-егетләргә

рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев