Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Чисталык икеайлыгына йомгак: бүген авылларны тикшерәләр

Бүген Актаныш районы авыл җирлекләренең чисталыгын һәм бәйрәмнәргә әзерлеген тикшерү максатыннан махсус комиссия эшли. Комиссиягә Башкарма комитет җитәкчесенең эшләр идарәчесе Фәрит Заһертдинов җитәкчелек итә.

Тикшерү барышында авыл урамнарының, җәмәгать урыннарының, чүплекләрнең торышы, шулай ук гомумән төзекләндерү эшләренең ничек башкарылуы күз уңыннан кичерелә. Комиссия әгъзалары һәр җирлеккә бәя биреп, башкарылган эшләрне анализлый.

— Чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясау максатыннан 25 авыл җирлеген карау планлаштырылды. Хәзерге вакытта инде 14 җирлектә булдык, — дип билгеләп үтте Фәрит Сәетгали улы.

— Аеруча зиратларның торышына, бюджет оешмалары территорияләренә игътибар иттек: ихата аллары чабылганмы, тәртипкә китерелгәнме, төзекләндерү эшләре нинди күләмдә башкарылган — боларның барысын да карадык.

Шулай ук комиссия чүплекләрне булдырмау, барлыкка килгән очракта аларны вакытында юк итү буенча алып барылган эшләрне дә бәяләде.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күпчелек авыл җирлекләрендә шактый күләмле эш башкарылган, матур үзгәрешләр күзгә ташлана. Әмма кайбер урыннарда җитешсезлекләр очрый. Аерым алганда, кайбер учреждениеләрнең алгы өлеше тәртиптә булса да, арткы яклары тиешле дәрәҗәдә каралмаган.

— Бу кимчелекләрне Сабантуйга кадәр бетерергә дигән бурыч куелды. Алда без барыбыз да көтеп алган зур бәйрәм — Сабантуй. Кунакларны чиста, төзек, матур авылларда каршы аласы килә, — дип ассызыклады Фәрит Заһертдинов.

Фәрит Заһертдинов барлык авыл халкын, кайткан кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, һәркемне тирә-якны чиста тотуга, уртак тырышлык белән матур мохит булдырырга чакырды.

Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме генә түгел, ул — безнең йөзебез. Шуңа күрә авылларыбызны тәртиптә тотып, бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алыйк!

Айнур Гыймадиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев