Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Яңгыр яуса, яусын: Иң мөһиме- күпер булсын! (фото, видео)

Бүгенге яңгырлы көн Теләкәй авылы халкының тамчы да кәефен төшермәде. Киресенчә, бәрәңгеләрен алып, бакча эшләрен тәмамлаган апа-абыйлар бәйрәм күрергә, бер-берсен күпер ачылу көне белән котларга Шәбез елгасы буена җыелды.

Теләкәй авылы үзе таулы, үзе Шәбез елгасы янында урнашкан үзенчәлекле рельефлы төбәк. Елганың уң як ярындагы Колхоз урамында яшәүчеләр соңгы вакытта хафага төшкән иделәр. Үзәк белән тоташтыручы күпердән үтүе куркыныч, әле тегеннән, әле моннан тишелгән, атласаң, баскан җирдән елгага чумарсың кебек. 

Бер-бер артлы авыл җирлеген җитәкләргә килгән авыл башлыклары бу проблеманы хәл итәргә тырышалар. Ниһаять, Теләкәй күперен федераль программа кысаларында төзекләндерү карары чыга. Хөкүмәтебез тарафыннан моның өчен 2023 елда 59 миллион сум акча бүлеп бирелә.

- Күпер бик начар хәлдә иде. Төзүчеләр аны өр-яңадан эшләп чыктылар. Башта субайларын калдырып сүттеләр. Соңыннан җентекләп, бик сыйфатлы итеп төзеп чыктылар, бик зур рәхмәт аларга,- ди авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов.

Республика буенча күперләр белән төзү белән шөгыльләнүче Балык Бистәсенең "Ремстрой плюс"  ҖЧҖ 16 метрлы күперне ике ай дигәндә төзеп куллануга тапшыра. 

- Теләкәй авылы күпере безне авария хәлендә каршылады. Терәкләре, свайлары- барысы да ачылган. Елгада күперне тотып торучы баганалар да юылып беткән. Конуслары гомумән эшләнмәгән иде. Хәзер күпер металл матчаларда тора. Портал стеналарын ныгытып свайларны капладык. Монолит плитәләр утырттык. Тротуарлар ясадык, - ди "Ремстрой плюс"  фирмасы генераль директоры Азат Гарипов кыскача гына төзелеш эшләре белән таныштырып. 

Төзүчеләр көн саен 12-шәр сәгать төзелештә хезмәт куйганнар. Җәйнең кояшлы, яңгырсыз килүе аларга бик кулай булган. Шуңа да ноябрь аенда гына тапшырыласы объектны ике ай дигәндә, сентябрь башында сафка бастырып та куйганнар.

Күпердән машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә һәрвакыт йөреп, узып тора. Хәзер олысы-кечесе өчен аерым сукмак бар. Яңа ГОСТ таләпләренә туры китереп куркынычсызлык өчен барьер киртәләр куйганнар. Күпернең җәяүлеләр сукмагын таш юл дәвам итә. 

Күпер ачылуны олы бәйрәм итеп кабул кылган авылдашлар. Шуңа да гармуннар уйнатып, җырлар җырлап ипи-тоз белән төзүчеләргә рәхмәт әйтергә килгәннәр.  

- Бу күпернең мин ничәнче елда төзелгәнлеген шуннан беләм, моннан 30 ел элек мин кияүгә килгән елны ясадылар аны.  Моңарчы ремонтланмады, тора-бара җимерелә башлады. Менә шул куркыныч күпердән йөрдек. Бик матур итеп төзеделәр. Каникулда авыл балалары да төзүчеләргә ярдәм итте, ташлар, комнар ташыштылар,- ди Гөлнәзирә Гаянова.

Авылдашларның рәхмәте бүген ташып тора: 

Бу күпер ике урамны тоташтыручы ул. Бик яхшы булды аның төзекләнүе. Бу ел Теләкәй өчен уңышлы килде. Ничә еллар суга интектек, хәзер өйләребезгә су килә башлады. Балалар өчен мәйданчык та ачылса, бик шат булыр идек, - ди Вәсилә Тимирова. 

Теләкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренең, җитәкчеләрнең сүзеннән соң авылның мөхтәрәм хәзрәте Вилдан абый изге Коръән аятьләрен укыды, бу күпернең авыл халкына имин хезмәт итүен теләде.

 

Күперне бүлеп торган кызыл тасмалар киселгәч, авыл халкы бергәләп күперне сынап карадылар, гармун тавышына җыр- биюләр белән кушылдылар. Соңыннан төзүчеләрне елга ярында ягылган учакта хашлама пешереп сыйладылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев