Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Кировтагы хисап җыеныннан: Почта ябылгач, аның никадәр кирәклеген аңладык!

Киров авыл җирлегендә яшәүчеләр халык җыенына район вәкиле булып килгән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовка күңелләрендә булган барлык зарны «түктеләр». Иң йөрәккә тигәне- газета-журналлар өләшә, квитанцияләр тарата торган почтальоннарның эштән китүе.

Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәновның 2023 нче елга хисабын тыңлап бетерергә түземлекләре җитте өлкәннәрнең. Ә менә "Сорауларыгыз бармы?" диюгә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә авылдагы почтаның бетүенә үтә дә борчылуларын белдерделәр. Кировта әле почта эшли, әмма кайчандыр гөрләп эшләгән бу бинада нибары бер хезмәткәр, әле анысы да эштән китәм ди икән. Китмәс иде, эше күп, җаваплылыгы зур, ә хезмәт хакы 10 мең сум!

-Почта эшләп торганда без аны телгә дә алмый идек, ә менә почта ябылгач, искә төшердек. Почталарда эшләүчеләргә рәтләп хезмәт хакы түләмиләр, шуңа күрә хезмәткәрләр атнага бер яки ике көн генә эшкә килә. Бу хәл бездә генә түгел, шәһәрдә дә почталар ябыла. Айга 10 мең сум акча түләү- ул бит кешене мыскыл итү, көлү!- ди дәүләт оешмасын үзенеке итеп акционерлаштырган әфәнделәргә нәфрәтен белдереп олы яшьтәге бер агай. 

Икенче апа, әле әйтеп бетермәдең, дип абый кешенең фикерен дәвам итте: 

- Киров җирлегендә 355 пенсионер яши. Шуларга пенсия таратырлык почтальон булмасын әле! Быелгы кышның ничек килгәнен барыгыз да белә, өйдән чыгып көрт ера-ера пенсия алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә барырлык түгел. Инде дә барып җитсәк, почта мөдире пенсия өләшергә авыл буйлап чыгып киткән. Пенсияләрне соңга калып алабыз, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ничә тапкыр барабыздыр почтага. Элек эшләгән почтальоннарыбызның хәлен без яңа гына аңладык. Кар, яңгыр, 40 градус салкын, эссе димичә, өйдән-өйгә кереп газеталарны, квитанцияләрне өләштеләр. Бер ялгышлык ясамадылар! Без-пенсионерларның карап торганы- почта! Шушы проблеманы зинһар, хәл итегез,- дип ялварды апабыз барлык өлкәннәр исеменнән.

Киров авылында почтальон булмагач, район газетасына да язылучылар нык кимегән, нибары 56 кеше генә "Актаныш таңнарын" алдыра. Яңа Әлем җирлегендә почтальоннар гөрләтеп эшләгәч, һәр ике өйнең берсенә "Актаныш таңнары" килә.

"Россия почтасы" хәзер шәхси кулларда. Газета-журналлар белән беррәттән авыл почталарына товар сату йөкләмәсе дә бирелә. Төрледән-төрле кибетләре иртәннән-кичкә кадәр эшләгән Кировта әйбер сату планы үтәлерлек түгел. Вакытлы матбугатка язылу да авыр барган. Замана яңалыклары элек бик тә кирәкле  булган оешмаларны кысрыклап чыгара. Районнан Казанга, Чаллыга автобуслар йөрми башлады, чөнки пассажирлар такси белән баруны хуп күрә, газета-журналларны электрон матбугат алыштыра.

Рөстәм Алмаз улы "Иске Сәфәрдәге халык җыенында  "Советлар Союзын кайтарыгыз!" дигән иделәр, аны кайтарып булмас, әмма сездәге проблемаларны хәл итү буенча эшләрбез", дип вәгъдә бирде. Якын арада авыл җирлеге башлыгы, район пенсия фонды һәм "ТАТМЕДИА" филиалы җитәкчелеге белән берлектә почта мәсьәләсен уңай чишелер дигән өметтә калабыз.

Җыенда Киров авыл җирлегенә караган Олыимән авылы халкының да эченә җылы керде, быел биредәге клуб төзекләндереләчәк. Һәрхәлдә җитәкчеләр шулай дип ышандырды.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев