Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Мәсәдедә халык җыенында: Терлек тотучылар азая, этләргә дарулар юк, авылны өмә белән чистарту кирәк

Актаныш районында авыл гражданнары җыеннары бик уңышлы дәвам итә. Аның чираттагы Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендә Мәсәде җирлегендә узды.

Мәсәде авыл җирлеге кечкенә җирлекләрнең берсе. 99 хуҗалыклы Мәсәде һәм 53 хуҗалыклы Бурсык авылларын берләштерә ул. Ике авылда 294 кеше яши. Эш яшендәгеләр — 147, пенсионерлар — 123, балалар — 16, студентлар — 6. 2 егетләре армия сафларында ил алдында изге бурычын үти. Тагын ике егетләре- бертуганнар Урал Нургалиев белән Арслан Таиповлар контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл халкының уртача яше 47, 9 яшь.

Авыл җирлеге, анда яшәүчеләр, аларның сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат биргәннән соң авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин мәдәният, фельдшер-акушерлык пункты, социаль хезмәткәрләр, почта эшчәнлеге хакында таныштырды. Газовик, участок полиция вәкиленең хезмәтеннән җирлек халкы, авыл җитәкчелеге канәгать.

Үзара салымга халыктан 2023 елда 87 мең сум акча жыелган, Татарстан хөкүмәте ярдәме белән әлеге сумма 4кә артырылып, 348 мең сум булып кайткан. 435 мен сум акчаның шактый өлеше юлларны карап тору, грейдерлау, кардан чистарту өчен тотылган. 62 мең сум акчага үләннәрне чаптырганнар һәм Бурсык скважинасының агачларын кистергәннәр. Актаныш районы башлыгы Илшат Габдулхаев әлеге нисбәттән эшлекле тәкъдимен җиткерде, мондый эшләрне өмә белән башкарганда, акчаның янга калачагын искәртте. 

Халыкның күпчелеге барлык уңай шартлары булган йортларда яшиләр. Районның башка җирлекләре белән чагыштырганда, халык эш белэн тәэмин ителгэн. Эш яшендэге 147 кешенең 143 эшле, 4 эшсез. Бер кеше Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә теркәлгән. 143 кешенең 15 бюджет өлкәсендә, «Агыйдел» нефть кудыру станциясендә 31, читкә китеп эшләүчеләр, район эчендәгеләрен дәэ кертеп 71, су буенда эшләүчеләр −3 кеше, газ хезмәтендә 2, сатучылар — 2, төрле хезмәтләрдә 19 кеше эшли. 

Җитешле тормышта яшәгәнгәме җирлек халкының 17 процентыгына мал асрый. 2025 елның 1 январена 35 мөгезле эре терлек, 12 сыер, 107 сарык, 10 кәҗә, 5 ат исәпкә алынган. Бу урында Илшат Илфат улы терлек асраучыларга Татарстан Республикасыннан субсидияләр, грантлар белән зур ярдәм күрсәтелүен, терлек асрауның отышлы якларын аңлатты. 


Такталачык участок амбулаториясе гомумгамәли табибы Иршат Зәкиев үз участогына караган авылларда сәламәтлекләренә игътибарлы, табибка күренергә килгәч, авырулары турында җентекләп сорашып, дәвалау турында ныклы мәгълүмат алып кайтып китүләрен әйтте. Онкология, йөрәк-кан тамыры авыруларына бирешмәүнең нигезе- сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, физик активлык белән һәм стрессларга бирешмәү дип мисаллар белән аңлатты. 

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров терлекләрне чиплаштыруның мөһимлеге турында сөйләде. Җыен бермәл әңгәмә рәвешен дә алды, эт, песи кебек йорт хайваннарына кирәкле препаратлар белән тәэмин итү проблемасы күтәрелде. Илнар Мирзахәниф улы әйтүенчә, дару препаратларының саклану вакыты кыска булу сәбәпле, даруханәгә заказ буенча гына кайтарыла. Шуңа хайван чирләгәндә берләшмәгә шалтыратып киңәшләшү сорала.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев