Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән МХО батыры Рамил Хөсәеновның исеме мәңгеләштерелде

Актаныш районының 200гә якын ир-егете туган илебезне неонацизмнан якларга китте. Украинада бара торган махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә 32 райондашыбыз башларын салды. Алар арасында районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Рамил Хөсәенов та бар. Халык арасында үзенең гадилеге, белемлелеге, хезмәт сөючәнлеге белән танылган мал табибының исемен мәңгеләштереп район ветеринария берләшмәсенә истәлек тактасы куелды. Әлеге вакыйгада Актаныш районы җитәкчелеге, төбәкара семинар кунаклары- Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән ветеринария тармагы җитәкчеләре катнашты. Истәлек тактасын ачу тантанасына районыбызның Әфган, Чечня сугышы ветераннары да килгән иде. ,

  • Хөсәенов Рамил Рәүфәт улы 1981 елның 22 августында Башкортстанның Илеш районы Җәйләү авылында туа.
  • 2001 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
  • 2003-2005 елларда армия сафларына алына.
  • 2005 елдан мобилизацияләнгәнчегә кадәр районыбызның ветеринария табибы булып эшли.
  • 2022 елның 29 сентябрендә Украинага неонацистларга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга мобилизацияләнә.
  • Рамил Рәүфәт улы үзен аямыйча хезмәт итә. Донецк, Луганск халык республикаларында хәрби операция барышында каты яраланып, 2024 елның 22 февралендә батырларча һәлак була. 

Батыр райондашыбыз хөрмәтенә үзе эшләгән район ветеринария берләшмәсе бинасына истәлек кую тантанасында катнашучыларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов олы рәхмәтен җиткерде.

-  Туган илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге, без тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшкән егетләребезнең батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый. Аларның гаиләләренә ярдәм итәргә, Җиңүне якынайту өчен булышып яшәргә кирәк,- дип, районыбыз башлыгы барыбызны да мәрхәмәтлелеккә чакырды.

Рамил тынгысыз, җаны-тәне белән авыл җирен яраткан кешесе иде, ди аның якыннары. Хатыны Лениза, 18 һәм 13 яшьлек кызлары, туганнары да әлеге чарада катнашып кабат кадерле кешеләре турында хатирәләрен яңарттылар.  

Рамил Хөсәенов 2002-2004 елларда Россия Кораллы көчләре сафында солдат бурычын үти. 3 ай буена Псковтагы өйрәнүләрдә була, аннан Санкт-Петербург янындагы хәрби частька билгелиләр. Уңышлы хезмәт итеп кайтканнан соң үзен армия сафларына озатып калган Лениза белән өйләнешәләр. Актанышта төпләнеп йорт салалар, кызлар үстерәләр. Рамил җаны-тәне белән үз һөнәренә бирелгән кеше була. Район авылларында, хуҗалыкларда һәрвакыт аны көтеп алалар, малларны авырса, терелтә, кирәкле даруларын алып килә, терлекне аякка бастырганчы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Шәхси хуҗалыгында да күпләп маллар тота, атлар асрап, аларны чабышка әзерли.

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Рамил Рәүфәт улының компетентлы белгеч булуын искә алды.

Ел саен республикада ике тапкыр үләт базлары тикшерелә. Актаныштагы терлек зиратларының кайда урнашуы турында фәкать Рамил Хөсәенов кына тулысынча хәбәрдар булган, ул махсус хәрби операциягә киткәч, берара бу уңайдан проблемалар да туып ала.

Рамил республика ветеринарлары арасында махсус хәрби операциягә җибәрелгән 4 батырның берсе.

Аның армия хезмәтен үтүе, шулай ук Чечня сугышларында катнашып исән-имин кайтуы бу операциядән дә исән-сау чыгарына зур өмет уята. Рамил үзе дә ахыргача ышаныч белән яши. Алмаз Гаптерәүф улы белән вакытлыча ялга кайткач сөйләшкәндә бу хакта телгә ала: «Минем бу өченче тапкыр сугышка керүем. Мин ничек сугышырга кирәклеген беләм, мин үлмим, исән калам», дип күтәренке рухта кабат ут эченә китә ул.

Рамил Хөсәеновны махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннән соң 1232 полкка мотоукчылар ротасына билгелиләр. Казанда бер ай өйрәнүләр уза, әзерлекле егетләрне  махсус хәрби операция зонасына озаталар. Рота солдатлары чикне саклый, иң кайнар нокталарга да керәләр. Бер атна алгы сызыкта, аннан ике атна ял итәләр. Шундый бер бәрелеш вакытында Рамил каты яралана, аягына ярчыклар керә. Ун көн Луганск госпиталендә дәвалана. Ярчыкның берсен алалар. Калганнарын Казанга кайткач алдырырга уйлый. 

2023 елның 22 декабрендә булган каты бәрелештән Рамил роталарыннан берүзе исән чыга. Сөенергә өлгерми дә кала. 2024 елның февраль башында Авдеевканы каршы як сугышчыларыннан азат итү буенча уникаль операция башлана. Рамилнең яңа ротасын әлеге бәрелешләргә әзерлиләр.19 февральдә рота иң кайнар зонага керә,  22 февральдә батыр райондашыбыз янәшәсендә снаряд шартлый, бу сугышта аның үпкәсенә ярчык эләгә, күп кан югалтып һәлак була. 

Күз алдыбызда, янәшәбездә йөргән, эшләгән райондашларыбыз чын каһарманлык үрнәге күрсәтеп Туган як, туган җир, изге Ватан өчен башларын сала. Рамил Хөсәеновның да батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Әнә шушы изге теләкләр белән район ветеринария берләшмәсе бинасына беркетелгән хәтер тактасы өстеннән ак япма алынды.

Истәлекле вакыйгада катнашучылар бер-бер артлы героебызның рәсеме янына килделәр, кулларындагы кызыл розалар бәйләмен аның хөрмәтенә салдылар.

Батырлар даны- мәңгелек!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев