Газета-журналларга иң күп язылучылар Яңа Әлемдә яши!
Актаныш районында иң күп газета-журнал алдыручы халык Яңа Әлем авыл җирлегендә яши. Бу тенденциянең озак еллар сакланып килүе, әлбәттә, үз эшен яратып, күңел биреп башкарган почта хезмәткәрләренә нык бәйле. Бүген иртә белән без Яңа Әлем почта бүлекчәсенең уңыш серләре белән танышып кайттык.
Яңа Әлем почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Сафина 32 ел почта элемтәсе системасында хезмәт куя.
Шуның 22 елын Яңа Әлем авылында эшли. Җирлектә яшәүчеләрнең, бигрәк тә лаеклы ялдагыларның ил-көндәге яңалыклар белән кызыксынуы, мәгълүматлы булырга теләүләре безнең өчен олы горурлык, ди:
«Актаныш таңнары» газетасына 198 хуҗалык языла. Бу райондагы иң югары күрсәткеч.
«Татарстан яшьләре», «Юлдаш», «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Сираҗи сүзе»- халык яратып укый торган газеталар. Башка почта бүлекчәләре җитәкчеләре вакытлы матбугатка язылу кимеде, дип зарлансалар, бездә саннар шул килеш калды. Әлеге матур күрсәткечләр, әлбәттә, минем хат ташучым Рузиләнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. 17 ел бергә эшләп беркайчан соңга калмады, авырып больничныйга чыкмады. Ике баласын ялгыз үстерүче ана булса да, эшенә зыян китермәде. Мин аңа бик рәхмәтле!
Рузилә Хәмидуллинаның авылдашларын газета-журналларга яздыра белүе бөтен республикага үрнәк. Рузилә ханымны 8 апрель көнне «ТАТМЕДИА» АҖ бүләкләү тантанасына чакырды. Ә «Актаныш таңнары» газетасы баш мөхәррире Айнур Гыймадиев районыбыз газетасына иң күп яздыручы буларак, хөрмәтләп, Яңа Әлем почтасы коллективына кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Коллективыбыз исеменнән «Актаныш таңнары» газетасының якын дусты булып, подписканы яхшыртудагы зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Яңа Әлемнең почта бүлекчәсе халыкны әллә каян үзенә җәлеп итә, хуҗалык идарәсе урнашкан бинада аерым кабинетлары бар. 2024 елда бүлекчәгә төзекләндерү үткәрелгән. Яңа, заманча җиһазландырылган эш бүлмәсе җылы, якты.
Хезмәткәрләре халык белән яхшы мөнәсәбәттә булгач, газета-журналларга яздыру планнары гел үтәлә, товарлары да сатылып тора. Почтага кергән кеше бер-ике товар алмый чыгып китми, ничек тә почтачыларга шулай ярдәм итәргә тырыша.
Җирлегебез зур, оешмалар уңышлы эшли, шәхси эшмәкәрләр дә шактый. Бик күп заказлы хатлар таратабыз, «Башак» хуҗалыгы, мәктәп, балалар бакчасында эшләүчеләр, хезмәт хакы алуга, подписка вакытында газета-журналларга актив языла, -ди Розалия ханым.
Яңа Әлем авыл башкарма комитеты сәркатибе Фәния Шәрипова почта хезмәткәрләре эшчәнлегеннән бик канәгать, авылдашлары исеменнән аларга рәхмәт әйтте:
Илләребез тыныч булып, почта бүлекчәләре ябылмыйча, хат ташучыларыбыз исән-имин эшләсен. Аларны халык бик ярата.
Рузилә Хәмидуллина атнаның һәр көнендә Яңа Әлем урамнарын бер урап чыга. Газета-журналларга ташламалы яздыру вакытында абунәчеләребез йортларына берничә тапкыр да керә. Нәкъ менә бүгеннән, 2-12 апрель көннәрендә газета-журналларга ташламалы яздыру башланды.
Эшебез бик катлаулы. Озакламый безнең өчен урак өсте- подписка башлана. Планнарны ничек тә үтәргә тырышабыз. Бигрәк тә ташламалы вакытта авылдашларга аңлату эшләре алып барам, белдерүләр куябыз. Ташламалы яздыру вакытында өйләргә йөрим, авылдашларга рәхмәт, язылмыйча калмыйлар, акчасын да шунда ук бирәләр,- дип уңыш серләрен ачты Рузилә Хәмидуллина.
Бүген Рузилә ярты ел саен 6- 7 мең сумлык вакытлы матбугатка язылучы лаеклы ялдагы Рәйзәнә һәм Фәез Шәймурзиннарга килде. Өлкәннәр хат ташучыны капка төбеннән үк яраткан кызлары кебек шатланып каршы алдылар:
- Ташлама булган чагында мине яздырып куй, дип алдан ук Рузиләгә әйтеп куям. Газеталар укырга бик яратам. Кайбер язмаларны кабат-кабат укыйм. Бабай белән яңалары килү белән бөтен эшне ташлап, газета укырга утырабыз. «Татарстан яшьләре»н үземне белә-белгәннән бирле алдырам, «Актаныш таңнары»н да калдырганыбыз юк. «Сираҗи сүзе»н яратабыз. Кайбер кеше ахырыннан укый, ә без башыннан укыйбыз. Балаларга да мәктәптә укыганда нинди яңа газета-журнал бар, барысын да алдырдым, -ди Рәйзәнә апа.
Шәймурзиннар гомер буе хуҗалыкның төзүчелек тармагында эшләгән. Авылның мәдәният йортын да салганнар, ферма торакларын да башыннан ахырына кадәр төзегәннәр. Авыр хезмәттә эшләсәләр дә, мәгърифәтле булып яшәгәннәр. Бу уңайдан алар бик күп замандашларыбызга үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев