Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Юллар сала өлкән төзүче: «Актаныш юллары»ның катоклау остасы туган авылы урамнарын төзекләндерә

2024 нче ел «Актаныш юллары» ҖЧҖ өчен уңышлы да, җаваплы да. Җәйге матур көннәрдә Актаныш авылының өч урамын- Индустрия, Комбинат һәм 57 бистәдәге Чишмә урамнарын төзекләндерделәр. Хәзерге вакытта оешманың катоклау остасы Рифкать Галимов туган авылы Иске Сәфәрдә «ЩПС» республика программасы буенча Х. Ямашев һәм Һ. Такташ урамнарына юл салуда катнаша.

Рифкать Галимов лаеклы ялда булса да, һәрвакыт хәрәкәттә. Шушы сыйфаты аны ерак Себер якларында эшләп кайтканнан соң «Актаныш юллары» ҖЧҖ-нә алып килә. Бүген ул җәмгыятьнең катоклау техникасы белән яңа салына торган юлларны тигезли. 

-Катоклау техникасы минем белән бер яшьтә диярлек. Карап, вакытында төзекләндереп торгач, гөрләп эшли әле,- ди һәрвакыт шат күңелле Рифкать абый. 

2024 нче ел «Актаныш юллары» ҖЧҖ өчен уңышлы да, җаваплы да ел. Җәйге матур көннәрдә Актаныш авылының өч урамын- Индустрия, Комбинат һәм 57 бистәдәге Чишмә урамнарын төзекләндерәләр. Хәзерге вакытта  Рифкать Галимов туган авылы Иске Сәфәрдә «ЩПС» республика программасы буенча Х. Ямашев һәм Һ. Такташ урамнарына юл салуда катнаша.

- Өлкән яшьтә булсам да, авылдашларым әле мине танып эндәшәләр. Туган авылым юлларын яңартуда үз өлешемне кертә алуым белән бәхетле дә әле мин, -дип һөнәренең кешеләргә кирәкле булу сөенече белән уртаклашты өлкән төзүче.

Яшьләрдән калышмый тәҗрибәле юл салу остасы. Җәйге көннәрдә 14әр сәгатькә сузыла торган эш көннәрендә сынатмый, иртәдән үк руль артында. Кечкенәдән кулына балта-чүкеч тотып, эш рәтенә төшенеп үскән егет хәрби хезмәттә дә төзү батальонында хезмәт итә. Юл төзү автомобиле машинисты һөнәре ала. Себер якларында нефтьчеләр өчен карлы-бозлы тайга урманнарын ега-ега юл сала. Рифкать абый улы Илнарда да төзүче һөнәренә мәхәббәт тәрбияли. Егет әтисе үрнәгендә юл төзелеше өлкәсенә кереп китә, «Татавтодор»ның Минзәлә бүлекчәсендә эшли. Махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып мобилизацияләнә. Рифкать абыйның бар теләге- улы ут эченнән исән-сау йөреп кайтсын! Без дә чын күңелдән өлкән төзүченең өметләренең аклануын, әле бик озак еллар алтын куллы улының уңышларына сөенеп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев