Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Пучы Кулибины бәрәңге утырта торган трактор ясаган

Актаныш районының Пучы авылында гомер итүче Мөхәммәтнур Ибраһимов — чын мәгънәсендә оста, инженер фикерле механик. Ул Нур Баян исемендәге хуҗалыкта озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан, әмма яраткан хезмәтеннән аерылырга җыенмый. Өлкән яшендә кул кушырып утырмый: үз куллары белән ясаган мини-тракторы белән авыл халкына файда китереп яши. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшләүче кыр батырларының бакчаларына бәрәңге утырта, аннан инде башка авылдашларына язгы чорда ярдәм итә.

Мөхәммәтнур Ибраһимов уникаль техникасын райондашларга язгы кыр эшләренә багышланган авыл хуҗалыгы семинарында күрсәтте. 
 
Кулдан ясалган, әмма ышанычлы
Агрегат җирне фрезалау, бәрәңге утырту, тырмалау, күмү (беренче һәм икенче тапкыр), сабак чабу һәм уңыш җыю кебек эшләрне башкара. Моннан тыш, ул көзен чүп-чар чистарта, кышын кар эттерә. Бер сүз белән әйткәндә, ел әйләнәсе кулланыла торган күпфункцияле техника бу. 

Трактор нигезендә халык арасында популяр “Жигули” автомобиле детальләре кулланылган: двигателе дә, коробкасы да шуннан алынган. Калган өлешләре исә — останың үз иҗат җимеше: тимер-томырны кисеп, бөкләп, үзе сызган сызым буенча туры китереп ясалган.

Елдан-ел Мөхәммәтнур абый үз техникасын камилләштерә, яңадан-яңа агрегатлар өсти. Башта бары тик фреза гына булса, хәзер инде ул күптөрле эш башкара ала. Бәрәңге рәтләре арасын да ул тәҗрибә юлы белән билгели: башта кул белән утырткандагы кебек 58 см итеп ясый, ләкин соңыннан бәрәңге арасын күмәргә отышлы булсын өчен 60 см-га җиткерә. 

Мөхәммәтнур абый техник иҗатка күптән тартылган. 1988 елда ук мотоблок ясап карый. Ул вакытта мондый техника бөтенләй булмый әле.Соңрак өч тәгәрмәчле трактор сафка бастыра, әмма аның куәте җитми башлагач, бүгенге универсаль агрегат барлыкка килә.

2012 елда ул бәрәңге бакчасын эшкәртү өчен үз тракторын иҗат итәргә керешә. Чөнки яз җиткәч, шәхси бакчаларны сөрергә, бәрәңге утыртырга колхоз техникасын табу кыенлаша. Шул рәвешле, ихтыяҗ аны иҗатка этәрә. Бүген исә бу трактор — бәрәңге үстерүнең тулы циклын башкара торган уникаль техника. Бу агрегат инде 14 сезон хезмәт итә, һәм хуҗасы сүзләренчә, әле дә сынатмый.

“Яз көне җир эшкәртергә техника юк, хуҗалыкныкы килеп сөргәнен чират көтәсең. Шуннан уйладым да, үзем тырышып карарга булдым — дип искә ала ул.

Башта трактор бары тик җирне фрезалау өчен генә кулланыла. Әмма вакыт узу белән ул тулы бер авыл хуҗалыгы комплексына әверелә.

Күпфункцияле техникасы белән җир сөрергә килүен үтенеп авылдашлар аңа Яңа ел бәйрәмендә үк чиратка язылалар, беренче булып бәрәңге утыртырга алдан заказ биреп куйганнар. Хәзер исә мондый агрегатлар авылда берничә, заводта эшләнгән техникалар да бар. Шулай да Мөхәммәтнур абыйның тәҗрибәсе һәм кул эшенең кадере югалмый.

Хезмәт юлы — балачактан

Белеме буенча ул инженер-механик, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 42 ел буе хуҗалыкта хезмәт куйган, инженер булып пенсиягә чыккан. Техникага мәхәббәт аңа балачактан сеңгән: 4 нче сыйныфта укыганда механизатор әтисе белән басуда эшләп, беренче хезмәт хакын алган.

Бүген дә ул иҗатында ялгыз түгел — тормыш иптәше Фәридә апа һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә. “Болай эшлә, тегеләй эшлә”, — дип, останың техникасын камилләштерүдә тәкъдимнәрен җиткерә.

Башкаларга үрнәк
Мөхәммәтнур абый ясаган агрегат авылдашлары арасында да кызыксыну уята. Аның үрнәгендә башка кешеләр дә үз техникаларын ясый башлаган. Бу — ихтыяҗ да, осталыкка омтылу да.

Мөхәммәтнур Ибраһимов кебек кешеләр — авылның терәге, иҗат һәм хезмәт үрнәге. Аларның эшчәнлеге күрсәткәнчә, тырышлык һәм уйлап эш итү нәтиҗәсендә, гади шартларда да зур уңышларга ирешергә мөмкин. Мөхәммәтнур Ибраһимов — авылда да инженер фикере, иҗат һәм тырышлык ярдәмендә зур эшләр башкарырга мөмкин булуын раслаучы ачык мисал. Аның хезмәте —техника ясаудан бигрәк авыл тормышын җиңеләйтүгә керткән зур өлеш тә булып тора.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев