Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Такталачык эшмәкәре Гүзәл Вәлиева: «Тырышкан, табар, диләр. Дөрес икән!»

Актаныш районында эшмәкәрлек эре адымнар белән алга атлый. Бүгенгә районыбызда яшәүче 715 кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аларда 4277 кеше хезмәт куя. 161 эшмәкәр үз продукциясен электрон сәүдә мәйданчыгында сата.

Актаныш районы эшкуарлары федераль һәм республика ярдәмнәреннән файдаланып үз эшчәнлекләрен тагы да киңәйтәләр. 2024 ел йомгакларына күз салсак, 92 эшмәкәребез төрле ярдәм чараларыннан файдаланган, аерым алганда 70 эшмәкәр 148 миллион 200 мең сумлык республика, 28 эшмәкәр 756 миллион 190 мең сумлык федераль ярдәм чараларын кулланган. Мондый ярдәм күләме белән Актаныш районы республика рейтингында I баскычны били. Гаилә бизнесы актив үсеш алды. Пучыдан әтиле- уллы Айрат белән Илдар Гапсәләмовлар, Гөлназ- Фидәрис Кашаповлар, Яңа Әлемнән Ралиф белән Ләйсән Фәхертдиновлар, аларның Актаныштагы кызы Альбина белән кияве Эдуард Исламовлар, Иске Сәфәрдән әниле- уллы Чулпан, Айзат, Азамат- Сөмбел Газизҗановлар, Актаныштан Эльмира- Алмаз, Шамил Мосабировлар, Айгөл һәм Фаяз Гыйздәтуллиннар, башка бик күп гаиләләр эшмәкәрлек дигән яңа һөнәрдә елдан-ел камилләшәләр. Аларның күбесе Татарстан Республикасы «Эшмәкәрлекне яклау фонды» аша бизнес мөмкинлекләрен киңәйтә. Шул исәптән Такталачык авылында яшәүче Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевләр гаиләсе дә. Яшь эшмәкәрләр 16 урынлы кунакханә төзеделәр, кафелары гөрләп эшләп килә. Кибетләр челтәрендә әзер продукция, ярымфабрикатлар саталар. Авылда яшәүчеләрдән кафеларына чимал- ит, бәрәңге, кишер, чөгендер, суган сатып алалар. Авыл җирлегендә икътисади активлык арттырып халык яшәешен яхшыртуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бүгенге сүзебез нәкъ тә Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевләр турында.

                          Авылда кунакта

Гүзәл Вәлиева авыл уртасында балкып утырган кунакханә-кафе алдына ук чыгып каршы алды. Ничәмә-ничә тапкырлар шушы юлдан үтеп-сүтеп йөрсәк тә, әлеге бинага тәүге тапкыр гына аяк басуым.

Такталачык халкы, якын-тирә авылларда яшәүчеләр «Авылда кунакта» кафесында бик күп мәҗлесләр үткәрә. Үзенчәлекле стильдә – агач телемнәре белән бизәлгән кафе диварлары гына да ни тора? Бәйрәмнәрдә төшерелгән бик күп фотографияләр, видеолардан күреп белгән кафе чынбарлыкта тагы да соклангыч икән!

Кафе-кунакханәләр ачылганчы, Гүзәл белән Рөстәмгә байтак кына чабарга, икеләнергә, кул селтәп, төшенкелеккә бирелгән җирдән кабат сикереп торып янә эшкә тотынырга туры килгәнен белүчеләр сирәктер. Белгәннәр дә оныталар, «Әллә ничә төрле бизнес алып барырга каян шулай көч табасыз?» дип гаҗәпләнәләр бит әнә.

- Табигатьтән,- ди сөйкемле Гүзәл,- Сез эшмәкәрлекне чагылдырган фотоларны сорагач, архивны карый башладым. Без- я су буенда, я урманда. Үзем дә сизмәстән табигать кочагыннан көч алам икән. Чыннан да, энергия каян аласыз, дигән сорауны еш бирәләр. 10-15 минутка урманга барсам, онытылып торам. Күңелгә ошаган мизгелне фотосурәткә төшерсәм, канәгатьлек хисе кичерәм. Менә шуннан хәл керә. Ватсаптагы статуска бездәге искиткеч матур табигать фотоларын куйгач, хәйран калалар, рәхмәт әйтеп язалар. Алар арасында кунакханәдә бер төн кунып чыккан балыкчылар да, республиканың төрле район-шәһәрләрендә яшәүче танышлар да бар. Менә бу аралашу да миңа эшкә дәрт бирә. Табигаткә бик бәйле кеше мин.
Тагын шунысы бар, тормышыма негатив кертмим. Кешеләрдән, киләчәктән гел яхшылык кына көтәм, начарлыкны күрмим, күрсәм дә реакция бирмим.

Менә шулай җиңел генә аралашып киттек без Гүзәл белән. Ә Рөстәм, гадәттәгечә, юлда. Гомумән, Вәлиевләрне авылда эләктерү җиңелләрдән түгел. Чабыш аты кебек алар. Ә шулай булмасаң гап-гади киоскта сату итүчеләрдән Актанышның иң күренекле эшмәкәрләренә ничек әверелмәк кирәк?

                          Авыл бизнесына юл каян?

Вәлиевләр үз эшчәнлекләрен 2014 елда кечкенә генә киоск-кибет ачып башлап җибәрәләр.

Аңынчы Гүзәл мәктәптә балалар белән кайнаша, педагог-оештыручы, ә Рөстәм читтә эшләп кайта, полициядә дә хезмәт куя. Яшь гаилә йорт салырга уйлый, күпләр кебек кредит алалар. Әмма акча җиткерә алмау Вәлиевләрне тормышка икенче яктан карарга мәҗбүр итә. Гүзәлнең туган авылы Такталачыктагы бер кечкенә кибетне сатып алып гөрләтеп эшләтеп җибәрәсе килү теләге уяна. Көн саен эшкә барганда да, кайтканда да әлеге уйлар Гүзәлгә тынгылык бирми, фикерләре Рөстәмгә дә әйтә, «Эшләсәк, шәп булыр иде», дигән якты хыяллары белән уртаклаша. Баксаң, Рөстәм дә бу хакта планнар корган икән. Икесенең дә бер үк төрле уйларда янып йөрүе яшьләргә тагы да көч бирә. Гүзәлнең электән кибеттә сатучы булып эшләгәнен искә төшерәләр дә тәвәкәллиләр. Кибетнең хуҗасы белән сөйләшәләр, товарлар кайтарталар. «Авылда сату бармый, кеше ипи-сөттән башка әйбер алмый», дигән сүзләре белән Гүзәл беркайчан да килешми.

Сатып алучы килсен, күбәйсен өчен кибетнең ассортиментын баетырга кирәклеген бизнес дигән катлаулы дөньяга беренче адымнар ясаганда ук төшенеп ала ул. Кайбер товарларны аз санда гына алып кайталар да, тикшереп карыйлар- үтәрме, юкмы?  Казан, Чаллы базаларына еш йөриләр, товарны озак сайлыйлар, яхшысын, иң әйбәтен генә алып кайталар. Гүзәл товарга бармаган көнне үзе прилавка артына баса, ике туган сеңелкәшен сатучылыкка ярдәмгә чакыралар. Иң олы терәкләре - Гүзәлнең әнисе Мөзәккирә апа Миңнегалиева. Пенсиягә чыгуга кызы белән киявенең ярдәмчесенә, бизнестагы кулдашларына әйләнә ул. 

Сатучылыкка кереп китү җиңел булды димәс идем. Олы тормыш юлының яңа сукмагын туган авылымнан башлап җибәрдек, Такталачыкта төпләндек. Рөстәм дә Такталачыкны үз итте. Кибетне сатып алырга акча кирәк булгач, төзи башлаган өебезне саттык, калган акчага кредитларны капладык. Халык акрынлап безнең ничек эшләгәнне аңлап алды, аерым заказлар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмадык, авылдашларга кирәкле бөтен товарны алып кайтып тордык. Шушы кагыйдәдән хәзергәчә тайпылмыйбыз,- ди Гүзәл.

 

Халык Вәлиевләрнең кибетенә ышанып килә, хәрәкәт күзгә күренеп арта, товарны аз-азлап һәм еш алып кайткач, әйберләр тазә (русча әйтсәк-свежий), искерми. Кибетнең эшчәнлегенә кайтавазлар уңай, аякка басып кына килгән эшмәкәрләргә авылдашларының хуплаулары канатлар куя. Тагы да дәртләнеп эшлиләр. Кибет тә кечкенә тоела башлый, әллә зурайтыйкмы дип киңәшләшәләр дә, ике-өч ай дигәндә, тагын кредит алып, яңа кибеткә олы гына бина салырга тотыналар.

Без озаклап уйлап йөри торганнардан түгел, тиз хәл итәргә яратабыз. 2018 елда 3 ай эчендә, яңа кибет салып кердек. Өстәмә сатучылар алдык. Кибеткә кеше күп йөри, чиратлар күбәйгәч, сменага ике сатучы билгеләдек. Штатны арттырдык. Максат- тагы да ассортиментны киңәйтү булды. Шәхси эшмәкәр булып эшебезне башлаган идек,  соңыннан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләндек,- дип Гүзәл очынып эшләгән чакларын искә төшерә.

                           Тәвәккәл таш яра

Читтән караганда, Вәлиевләрнең эшчәнлеге шома юлдан тәгәрәгән җитез тәгәрмәчне хәтерләтсә дә, авырлыклар, сынаулар да очрамый тормый. Әмма үкенү, икеләнү хисләренә бирелергә вакытлары да, теләкләре дә калмый яшь бизнесменнарның. Яңа кибетнең бер ягына хуҗалык товарлары, икенче яртысында азык-төлек сату оештырыла. Көндәлек хуҗалык кирәк-яраклары: балта, пычкы ише әйберләрне сату кечкенә кибеттә дәвам итә. Бүген эш тәртибен бераз үзгәртеп, бер кибетләрен хуҗалык товарлары, икенчесен азык-төлек сатуга тәгаенләгәннәр.

Тынычлап, алыпсатарлыкны бер эзгә салып эшләгәндә, хуҗалары каршыдагы ике катлы бинаны сатып алырга тәкъдим иттеләр. Төрлечә уйладык, бер ягына чәйханә яисә кафе ачу идеясе башка килде дә, тагын тәвәкәлләдек.  Кредит алып беренче һәм икенче катларга тулысынча ремонт ясадык.

Җәмәгать туклануы безгә бик ят сфера иде. Эшли-эшли өйрәндек. Аш-суга оста авыл апалары белән сөйләшеп аларны эшкә чакырдык.  Өй ипие пешерүдән башладык. Мактанып әйтә алам, ипиебез шәп килеп чыкты, халык бик яратты. Камыр ризыклары да пешерә башладык. Пешергән камыр ашларын  кибетләребезгә сатуга чыгардык, юл буенда урнашкач, авыл халкы гына түгел, башка җирлек кешеләре дә тукталып сатып ала башладылар. Агыйдел елгасына балык тотарга килүчеләр, нефть чыгаручылар арасында даныбыз таралды.

Даими клиентларыбыз барлыкка килде, нигездә, өйләреннән читтәгеләр кайнар ризык, ипигә дип киләләр. Үзеннән-үзе кунып чыгу урыны ясып карыйкмы дигән фикеребез акрынлап чынга ашты.

                          Авылда кунакханә дә буламыни?

Бинаның икенче катында шулай итеп куну бүлмәләре ясала, җиһазлар алып кайтып урнаштыралар. Иң тәүге кунаклары-  гаиләләреннән читкә китеп эшләүче нефтьчеләр, балыкчылар, газ кертүчеләр, юл төзүчеләр. Кешене җәлеп итим дисәң,  ачык йөзеңне, тәмле телеңне жәлләмә. Арып-талып, тузанга батып эштән кайткан ир-атларны үз туганнары кебек каршы алалар, юынып чыгуларына кайнар аш әзерләп көтеп торалар. Нәкъ өйдәгечә пешерелгән тәмле ризыклар белән сыйлангач, чиста, пөхтә урын-җиргә ятып йоклагач, эш кешесенең кәефе күтәрелә, ял итеп, кунак булып янә авыр эшкә кузгала юлчылар. Менә шундый йомшак мөгамәлә турындагы хәбәрләр чыбыксыз телефон бик тиз тарала.  

Юлчылар, сез- үзебезнең туганнар кебек, дия башладылар. Сагынып киләләр, мактыйлар. Берсе дә алдан грандиоз планнар корып башланган эшләр түгел, һәр эшнең нәтиҗәсе алдагысын чакырып китергән кебек булды. Хәзер дә без үсештә, планнар зурдан,- ди Гүзәл.

                          «Альтаир»да ниләр бар?

Кибетләре, элекке хуҗаларыннан калганча, «Таир» исемен йөртә Вәлиевләрнең. Кафега исә шушы исемнән ерак китмичә, «Альтаир» дип кушалар, тынычлык, бөтенлек дигән мәгънәне аңлата икән бу сүз. Кафе өлешен Мөзәккирә апа җитәкли. Озак еллар балалар бакчасында, мәктәптә повар, хуҗалык мөдире  булып эшләгәнгә оештыру эшләре аңа җиңел бирелә. Өстәвенә тәмле итеп пешерә дә. Вәлиевләр коллективны тагы да ишәйтү ягында. Эшмәкәрләргә саннардан курыкмаган булышчы кирәк. «Барысына да өйрәтәбез, куркам дигән кешеләр дә бик оста саталар. Ике кызыбыз декрет ялында, буш вакытларында кибеткә киләләр, аралашып торабыз», диләр хуҗалар.

 Вәлиевләрнең эшмәкәрлек эшчәнлеге Такталачык авылы тормышына да уңай йогынты ясый. 10 сатучылары, 6 пешекчеләре бар. 4 кеше вакытлыча эшли. Кондитер-икмәк пешерүче, җыештыручы, официант вакансияләре ачык әле. Хезмәт хакын кибеттә товар бәяләре күтәрелгән саен арттыралар, премияләр түлиләр. Хезмәтләрен хөрмәтләп бүләкләр тапшыралар. Әле Яңа ел бәйрәмендә хезмәткәрләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме уздырганнар, Кыш бабай бүләкләре белән сөендергәннәр.

Шәхси эшмәкәрләрдә нинди бәйрәм булсын, диләр, без менә шушы стереотипны җимердек. Элеккечә, әти-әниләрнең профсоюз елкасы кебек итеп Чыршы бәйрәме уздырдык. Үзебез дә балачакка кайттык. Эшләгән кешенең күңелен күреп, кадерен белергә кирәк. Ансыз булмый, - дип эшмәкәр ханым совет чорының матур үрнәкләрен тергезеп җибәрүләрен сөйли.

                         Авылым, авылкаем!

Такталачык авылы халкы Вәлиевләрнең эшчәнлеген зур кызыксыну белән күзәтә. Сынатмыйлар яшьләр. Мөмкинлек булган саен авылдагы бик күп бәйрәмнәргә, кичәләргә иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Язын-көзен коллектив белән өмәләргә чыгалар, тирә-якны чистартып җыештырып куялар. Чишмә буйларына буяулар, кирәк-яраклар алып төшеп сулык тирәсен матурлап, рәшәткә, утыргычларын буяганнар. 

Авыл җирлеге җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә алар. Җирлек җитәкчелеге нинди генә ярдәм сораса да, кире какмыйлар. Кайвакыт үзләре дә тәкъдимнәрен әйтеп, авылдашларын да әлегк гамәлгә дәртләндерәләр. Авыл уртасыннан ага торган кечкенә елганы буып, сулыкка балык җибәргәннәр.

Авылны ямьләп менә шундый табигать һәйкәле барлыкка киләчәк. 

Авыл халкы тәкъдиме белән ясалган җәйге кафеда ел саен авыл әби-бабайларын җыеп гает, ураза бәйрәмнәрендә ашлар үткәрәләр. Мәчеткә гает намазына килгәннәрне авыл клубында тәбикмәк- коймаклар пешереп көтеп торалар, һәркемдә бәйрәм рухы, бәйрәм дәрте уяталар.

2025 нче елны каршылап оештырылган Яңа ел кичәсендә өйләрен бәйрәмгә матур итеп бизәгән авылдашларын бүләкләгәннәр.  Инвалидлар, авыр хәлдәгеләрнең хәлләрен белеп торалар, декада барышында күчтәнәчләр белән сөендерәләр. Эшмәкәр Гүзәл Вәлиева, әлеге мәрхәмәтле гамәлләре белән райондашларыбызга үрнәк ханым. 2024 елда Актаныш районында ел саен уза торган «Игелек марафоны»нда Гүзәл Илдар кызын мөмкинлекләре чикләнгәннәргә даими булышып торучы эшмәкәр буларак билгеләп үттеләр. 

 

                          Үз һөнәренең остасы

Вәлиевләрнең эшмәкәрлек хезмәте районыбыз җитәкчеләренең һәрчак күз уңында. Актанышның социаль-икътисади яктан югары үсешендә аларның өлеше шактый саллы. 2023 ел йомгаклары буенча эшмәкәр Гүзәл Вәлива район Сабантуе мәйданында районбызның төрле тармакларында эшләүче алдынгылар белән беррәттән «Иң яхшы эшмәкәр яки үзмәшгуль» номинациясендә җиңеп, «Үз һөнәренең остасы» дигән исемгә лаек булды. 

«Кейтеринг» дигән ят исемле хезмәт күрсәтү безнең якларга килеп җиткәнче үк Гүзәлнең үзенең кул астындагылар белән Коръән укыту ашларына табыннар хәстәрләгәне була инде.

Хәзер дә әлеге ярдәмне сораучыларга баш тартмыйлар икән:

Кафе ачылып ике ел узгач, авылдашыбыз «Өйдә аш үткәрәсем бар иде, килеп ярдәм итә алмассызмы?», дигән үтенеч белән килде. Ул вакытта кейтеринг дигән сүз районда ишетелми дә иде әле. Бу апага кайсыдыр ризыкларны алдан пешердек, кайсын баргач әзерләдек. Ашны хуҗалар телгәнчә уздырдык. Бик канәгать калдылар. Үземә дә кызык тоелды, кара әле, болай да эшләп була икән, дип уйладым. Сарафан радиосы аша бу яңалык бик тиз авылны әйләнеп чыкты. Акрынлап бу хезмәтне сорый башладылар. Яки аерым бер камыр ашына, күбрәк татар халык ризыкларына заказ бирәләр. Үзебез дә аңламыйча кейтеринг хезмәтенә кереп киттек. такталачыкта гына түгел, күрше-тирә авылларга, район үзәгенә дә барып хезмәт күрсәтәбез, – дип Гүзәл бу матур яңалыкның ничек бизнесның бер тармагына әверелүе белән таныштырды.

Авыл җирлегенең олы булуы Вәлиевләрнең бизнесын рентабельлелегендә зур роль уйный. Яңа товарларны, пешеп кенә чыккан ризыкларны ватсаптагы төркемдә хәбәр итәләр, кирәк кеше килеп ала торган итеп заманча технологияләрне дә оста файдаланалар. Өлкән яшьтәге әбиләр, бабайлар Актанышка базарга бара алмыйлар, аларның гозерләре буенча эчке киемнәр алып кайтуны җайга салалар, кием-салымны Казан һәм Уфа шәһәрләреннән алып кайталар. 

Әле без күрше Чалманарат җирлегендәге  Югары Гәрәй авылында да кибет ачкан идек. Халык гади көнкүреш товарларын, шырпы-тоз кебек кирәк-яракларны күрше авылларга барып алудан тәмам арыган. Сату эше бик җанлы барганда сәламәтлек белән проблемалар килеп чыкты. Бик теләсәң дә барысын да колачлап булмый икән, шулай итеп кибет ябарга мәҗбүр булдык. Гәрәйлеләр – даими клиентларыбыз, безне бик якын иттеләр. Актаныш районында, кызганыч, бөтенләй кибете булмаган авыллар шактый. 5-6 сәүдә ноктасы гөрләп эшләгән авылларда аның никадәр кирәкле социаль объект икәнен искә дә алмыйбыз. Ә тоз, ипи, шырпың бетсә дә машинаңны кабызып кибетле авылга чыгып чабарга кирәк. Телефон буенча заказлар кабул итеп, өйләргә илтеп бирү хезмәте шуннан башланды,- ди Гүзәл.

Гүзәл күңеле белән иҗат кешесе. Элегрәк шигырьләр язган, туган авылы Такталачык турында җыры да бар. Илһамлы күңел кайвакыт әллә кайларга ашкына. 

Актаныш эшмәкәрләрендә бер гадәт бар, күпләр нинди дә булса яңалыкны тормышка ашыруга караганда, уңышлы эшмәкәрне кабатлауны сайлый. Бездә бизнесның төрле төрләрен оештырырга мөмкин, ял үзәкләренә, ял итү урыннарына ихтыяҗ зур,- дип эшкуарлык юлын сайлаучыларга үзенең тәкъдимнәрен җиткерә Гүзәл.

                          Бергә-гомергә!

     

Гүзәл, сез ирегез Рөстәм белән берүк бизнесны бергә алып барасыз. Берничә бизнесны берьюлы идарә итү вакытында эш һәм шәхси тормыш арасында баланс тотуы авыр түгелме?

Эш башлаганда икебез дә эшкуарлыкка бөтен барлыгыбыз белән чумдык, хәтта еллар үтеп киткәнен сизми дә калдык. Рөстәм кызу холыклы, ә мин бик тыныч. Шушы ике төрле холык безне баланста тота. Ул кызса, мин җайлыйм, мин акрынайсам, ул кабыза, яңа эшкә әйди.

Иртән чәй эчкәндә генә бергә без, хәзер үземнең машинам булгач, икебез ике машинага утырып чыгып китәбез. Ул бер эшне җайласа, мин икенчесен көйлим. Рөстәм хуҗалык ягын контрольдә тота. Тынгысыз тормыш рәвеше инде безнең. Әгәр кунакханәгә кеше килми башласа, эшләр җиңеләйсә, Рөстәм тынгысызлана, үзенә урын тапмый. Әле безнең мунчаларыбыз да бар, ул мунчаларны ягып, кунакларны каршылый, кунакханәне тәртиптә тота. Товарга йөрү, нәрсәнедер белешү, кем беләндер сөйләшү, барысын да ул хәл итә. 

Мин кадрлар белән эшлим, саннар дөньясында кайныйм, документацияне алып барам. Кичкә бер-беребезне сагынып бетәбез. Кичке аш вакытында көнлек эшкә анализ башлана… Көне буена җыелган информацияне бүлешәбез, иртәгәге эшкә планнар корабыз. 

 

Бизнеста уңыш сезнең өчен нәрсәне аңлата, һәм сез аны ничек бәялисез?          

Яндекста «Таир»ның үз бите бар.  Андагы отзывлар-кайтавазларның барысы да бик уңай. Иң зур бәя- халык фикере. Әле үземнең эш кабинетымны булдырдык бит. Анда да авылдашлар керә, сөйләшеп утырабыз. Халыкның рәхмәтен, халыкның ихтирамын тоеп эшлибез, төрле матур теләкләр әйтәләр, күңелгә әнә шул уңай сүзләр май булып ята. Яхшы хәбәрләрне ишектәч, эшлисе, яшисе килә.

Шунысы бар, көн саен законнар үзгәрә. Эшмәкәрләргә түләүләр, налоглар бик күп. Без бизнеска кереп киткәндә ул кадәр үк катлаулы түгел иде. 11 ел эшлибез, әле һаман кредит белән алга барабыз. Дөресен генә әйткәндә, ниндидер капитал туплау, байлык өчен генә эшләмибез, кредитларны түләсәк, вакытында  хезмәт хакын бирә алсак, товар әйләнеше яхшы барса- бөтен теләгебез шул. Сәламәтлек белән, дөньялар тынычланып, матур итеп эшләрне алып барырга язсын. Тырышкан табар, диләр, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, табарга була. Бары актив булырга, курыкмаска гына кирәк. 


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев