Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актанышлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга Җиңү бәйрәме күчтәнәчләре җибәрде (фото һәм видео)

Махсус хәрби операция башланганнан соң актанышлылар үзләренең бердәмлеген, ярдәмчеллеген тагын бер кат раслады. Бүген хәрби хәрәкәттәге якташларыбызга дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм озатылды. Батыр йөрәкле автомобиль йөртүче Алмаз Кашапов үзенең ярдәмчесе Руслан Ханов белән әлеге мизгелләрдә ерак юлга кузгалды.

              Райондашларыбызны район хакимияте бинасы алдыннан махсус хәрби операция булган урынга  башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов изге теләкләр белән хәерле юл теләп озаттылар.

- Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел тула. Без Җиңү бәйрәме алдыннан үзебезнең егетләрне котларга планлаштырдык. Безнең җибәрәсе күчтәнәч йөге исән-сау адресатларына барып җитәр дигән теләктә калабыз,- диде Рөстәм Алмаз улы. 

        Волонтерларыбыз һәм авыл җирлекләрендә яшәүче райондашларыбыз, СВОда хезмәт итүчеләрнең якыннары, әти-әниләре, туганнары, гаиләләре ярдәме белән хәрбиләргә кирәкле барлык әйберләр дә тупланган. Алмаз Кашапов барысы азык-төлек һәм башка кирәк-яракларның гомуми авырлыгы 4, 5 тонна булды, ди. Актаныштан тиешле ноктага кадәр барасы ара 4 мең чакрымнан артып китә:

- Беренче тапкыр гына бару түгел бит, шуңа күрә ышаныч белән юлга кузгалабыз. Егетләр аш-су җыелмалары, җиләк-җимешләр сорады. Аларны да бу юлы күпләп әзерләдек, - ди һәрвакыт позитив фикерле Алмаз абый.

           

Гуманитар ярдәмне озатуда район башлыгы Ленар Зарипов, Россиянең атказанган спорт остасы, якташыбыз, "Джип-спринт-116" автоузышын оештыручы Рәдис Хашимов һәм быелгы "Джип-спринт-116" узышында катнашкан Мөслим районыннан әтиле-уллы Мәхмүт һәм Рафаэль Фәттаховлар зур ярдәм күрсәтте.  

 Барыбызның да теләкләре изге- туган як җылысы, якыннарының күңел җылысына төренән күчтәнәчләр егетләребезнең күңелен, рухын күтәрсен, тәннәренә көч-куәт бирсен. Ә олы юлга кузгалган якташларыбызга хәерле имин юллар телибез, исән-сау кайтып җитегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://rutube.ru/video/20b4bd3c68ea3adc685943569690d1c6/