Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Алар ялгыз түгел!

Тыңламас авылында яшәүче Раил Фәйзрахманов хәрби бурычын лаеклы үтәп, махсус хәрби операциядә катнаша. Аның әнисе Сәрия Фәйзрахманова, барлык хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре кебек үк, Актаныш районы җитәкчелегенең даими игътибарында.

 

Күптән түгел Сәрия апа Актаныш районы башкарма комитеты администрациясенә мунча ягу өчен утын белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Район хакимияте бу мөрәҗәгатькә оператив җавап бирде. Кирәк кадәр күләмдәге утын адресатына илтеп бирелде.

Бүген Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллин ярдәме белән утынны ягарга әзерлиләр, түмәрләрне ярып, өеп куялар. Район һәм җирле җирлек администрациясе махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларыбызның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев