Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Энергияне икенче якка: «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр маскировка челтәрләре үрәләр

«Сәламәтлек» клубында бүген башкачарак эчтәлектә эш кайнады. Физкультура-спорт белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз кулларына кайчы, үлчәү метрлары алдылар.

"Сәламәтлек" клубы җитәкчесе Зәмфирә Хафизова махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүне оештырып җибәрде. Әлеге инициативага клуб әгъзалары гына түгел, аның күршеләре, дуслары һәм хезмәттәшләре дә кушылырга теләк белдерә. 

Барыбыз да балалар иҗат үзәгендәге бүлмәгә сыеп бетмәбез, дип, "Сәламәтлек" клубы әгъзалары гына җыелдык, – дип эш белән мавыккан хатын-кызларга күрсәтә Зәмфирә Зиннуровна.

Зәмфирә Зиннуровна, каян шундый идея туды?
 

Актаныш районында Зөбәер, Киров, Яңа Әлем авылларындагы ветераннарның махсус хәрби операциядә катнашучыларны сакларга маскировка сеткалары үрүләрен ишетеп беләбез. Иске Кормаш ветераннары да актив, алар окоп шәмнәре ясыйлар, токмач кисәләр.

Идея Андрей Малаховның «Песня от всей души»  тапшыруыннан соң барлыкка килде, анда 81 яшьлек хатын-кызны күрсәттеләр, ул челтәр үрүдә ярдәм итү өчен җәяү 23 чакрым юл үтеп күрше авылга барган. Изге эш башкаручы хатын-кызларга багышлап, җыр чыгарган. Әлеге эпизод бик тә дулкынландырды. Үзем җитәкләгән "Сәламәтлек" клубы әгъзаларына хәбәр иткәч, алар хуплап алды. 

Идея бер нәрсә, аны тормышка ашыру өчен кайчак бик күп чабарга туры килә. Зәмфирә Зиннуровна челтәр үрү урыны эзли башлый.  Башкарма комитетның спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов Балалар иҗат үзәгендә бер буш бүлмә барлыгын әйткәч, эшнең бик тиз җай алуын тоеп, аеруча канатланып китә ул.

 

 

Тиешле зурлыктагы челтәр үрергә шактый гына күләмле агач рамка-кысаларны  Дилфат Нәгыймов җитәкчелегендәге «Теплосервис» ҖЧҖ оста куллы егетләре ясап бирә. Материаллар белән "Без бергә" хәйрия фонды тәэмин итә. 

Бүген иртәдән үк балалар иҗат үзәгендә сетка үрү эше бара. Яңа Әлем авылыннан челтәр үрү тәҗрибәсе булган Гөлчәчәк Фасыйкова хатын-кызларны бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтергә килгән.

Бу челтәрләр безнең егетләрне фронтта сакларга тиеш. Ветеран-апаларыбыз эш рәтенә тиз төшенделәр. Бик җитез һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Егетләр өчен тырышканнары сизелеп тора, - ди Гөлчәчәк Фасыйкова. 

Хатын-кызлар чыннан да, бик тырышып эшлиләр. Төргәкле материалны җәеп 7 см киңлектәге тасмаларга кисәләр. Барысы да эш коралларын- кайчы, линейка,  метрлар,  карандашларын өйдән алып килгәннәр. Каплаугыч челтәр максималь дәрәҗәдә табигый килеп чыксын өчен, көрән һәм яшел төсләрне бергә кушып, аралаштырып үрәчәкләр. "Изге ураза аенда өйләренә исән-сау кайтсыннар дип, егетләребез өчен  дога кылабыз. Безнең челтәрләр аларга Ватаныбызны саклауда ярдәм итсен", - ди Зәмфирә Хафизова.

Катнашучылар арасында 76 яшьлек Гилминур Ярмиева да бар, ул биредәге ветераннар арасында иң өлкәне:

Сугышлар бетсен, ата-аналар бала кайгылары күрмәсен. Без солдатларыбызның тизрәк өйләренә кайтуларын телибез, - дип уртаклашты ул да фикерләре белән.

Педагог-пенсионер Венера Гомәрова болай ди:

Без 8 Март алдыннан Ватаныбызны ярату һәм балаларыбызга ярдәм йөзеннән челтәр үрергә җыелдык. Бу челтәрләр соңгылары булсын, тизрәк операция тукталсын һәм мондый сеткаларга бүтән ихтыяҗ тумасын.

Бу инициатива төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Солдатларның язмышына районыбызда беркем дә битараф түгел. Һәркем җиңүгә, солдатларыбызның исәнлеге өчен үзеннән өлеш кертә алуына сөенә, горурлык хисләре кичерә.

"Сәламәтлек" клубы хатын-кызлары башлаган изге эш аларның һәркайсына иминлек һәм шатлык булып кайтсын дигән изге теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев