Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Махсус хәрби операция батырының хатыны Резеда Фәйзрахманова: Балаларыбызга әтиебезнең Кыш бабай бүләкләре вакытында килеп җитә

Махсус хәрби операция башлану белән гаилә башлыгын беренчеләрдән булып ут эченә озаткан Фәйзрахмановлар кадерле әтиләрен өзелеп көтәләр. Менә өчен ел рәттән Әмирхан белән Әмирә Кыш бабайдан бүләкләр белән бергә Украинадагы сугышның тизрәк тәмамлануын сорап хат язалар. «Кыш бабайның бүләкләре вакытында килеп җитә», ди әниләре Резеда Фәйзрахманова.

Актаныш авылында яшәүче Раил Фәйзрахманов 2022 нче елда махсус хәрби операция башлану белән беренче чакырылышта ук ут эченә киткән батыр сугышчыларның берсе. Аны Балалар иҗат үзәге директоры булып эшләүче хатыны Резеда һәм балалары- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныфында укучы Әмирхан белән Актанышның 2 нче санлы мәктәбенең 2 нче сыйныфы укучысы Әмирә сагынып көтәләр:

-Безнең әтиебез Раил махсус хәрби операциянең беренче чакырылышында ук ут эченә китте. Кадерле кешебезнең исән-сау кайтуын теләп яңа көнне каршылыйбыз, шундый ук теләктә йокларга ятабыз. 

Яңа ел- могҗизалар вакыты. Барыбыз да иң беренче чиратта, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамланып якыннарыбызның гаиләгә кайтуларына зур өметләр баглыйбыз.

Ике балабыз да ел саен Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга өйдә бизәлгән чыршы астына Кышка бабайга дип хат язып куялар. Әлеге хатлардагы үтенечләрне әтиләре бик телән канәгатьләндерә, Кыш бабай бүләкләре балаларга вакытында килеп җитә, бик зур рәхмәт аңа! Кызыбыз әле кечкенәрәк булгангамы Кыш бабайга да, могҗизаларга да нык ышана, – ди Резеда ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев