Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе биргән Нива СВОда катнашучы штаттагы армиягә барып җитте

Районыбыз меценатлары СВОда катнашучыларга саллыдан-саллы ярдәмнәре белән җиңүгә өнди.

Казандагы Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов районыбыздан хәрби операциядә катнашучы егетләрне "УАЗ- Патриот" автомобиле белән тәэмин иткән иде. Аннан соң да игелекле затларыбыз кайнар ноктага берничә автомобиль җибәрделәр. Бу атнаның дүшәмбесендә Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов биргән "Нива" машинасы Украинага барып җитте. Солдатларыбызга юлсыз урыннарда тиз хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк автомобиль 12 нче гвардия инженер бригадасына тапшырылды. Әлеге бригада СВОның беренче көннәреннән үк неонацизмга каршы көрәшә. 

Тылдагы солдат гаиләләрен дә җитәкчеләребез онытмый. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә бер йөк машинасы арбузны  күчтәнәчкә бирде. Татлы нигъмәтне волонтерларыбыз "Яшьлек" яшьләр үзәгеннән солдатларның әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына озата.

"Без бергә" волонтерлар хәрәкәтенең телеграммдагы төркемендә Ленар Рафак улына гаилә әгъзалары зур рәхмәтләрен әйтеп хәбәрләр калдырдылар.

Бүген һәркем кулыннан килгәнчә егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтергә тырыша. Авыл җирлекләрендә токмач кисү, алма киптерү кебек эшләрне хатын-кызларыбыз күмәкләп башкара. Мәктәп укучылары шәмнәр ясау өчен консерв банкалары әзерли, солдатларга багышлап хатлар яза, рәсемнәр ясый.

Барыбызны да бүген бер теләк берләштерә: илебез күге тыныч булсын, сугышлар тизрәк бетсен, егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев