Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ватанны саклаучылар елында Актаныш районында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү активлаша

Актаныш районында Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә шактый активлашу күзәтелә. Хәтта кечкенә саналган авыл халкы да, берләшеп, үз өлешләрен кертергә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итәргә омтыла.

Аерым алганда, күп кенә авылларның мәдәният йортларында очрашулар оештырыла, хатын-кызлар буш вакытларында җыелып, коры ашлар өчен чимал әзерләү белән шөгыльләнә. Бу солдатлар өчен кирәкле продуктлар булдырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә җирлектә яшәүчеләрне берләштерә торган матур гамәл. Мондый инициативаның ачык мисалы- Яңа Җияш авылы клубы, бирегә авыл хатын-кызлары килеп, бердәм төстә яу кырындагы солдатларыбызга өй токмачы җәеп кистеләр. 

Яңа Җияш авылы халкы гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашты, олысы-кечесе әзерләгән гуманитар ярдәмне клуб мөдире Эльмира Хәләф кызы Мирзаханова бер төркем хатын-кызлар белән Актаныштагы "Без бергә" волонтерлар штабына китерде. Бу акция бердәмлек һәм ярдәм символы, авыр вакытларда берләшергә кирәклеген күрсәтә торган матур күренеш. 

Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларыбызга ярдәм оештыруны дәвам итик һәм еракта булсак та алар белән бергә булуыбызны күрсәтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев